Үтәмештә яшәүче Зәйтүнә әби Сәмигуллина олы гомер бәйрәмен каршылады
Зәйтүнә әби Сәмигуллина тормыш юлында бик күп авырлыклар, зур югалтулар кичергән.
Шулай да, сабыр күңелле, олы җанлы, мәрхәмәтле булып кала белгән. Бүген улы гаиләсенең кайгыртуын тоеп яши.
Зәйтүнә әби 90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының котлау открыткасын алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин аны тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев