Туберкулез – мәкерле чир: ел саен җир шарында 8 млн кеше бу чир белән авырый башлап, исәпкә алына һәм бу авырудан 3 млн кешенең гомере өзелә
Район хастаханәсенең табиб-фтизиатры Гөлсинә Гайнуллина туберкулез чире һәм аннан саклану турында сөйләде, киңәшләрен җиткерде 24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.
(24 март. “Апастово-информ”).
Туберкулез – мәкерле чир. Ел саен җир шарында күпләгән кешенең әлеге чирдән гомере өзелә.
Табиблар туберкулез авыруы белән озак вакыт көрәшсә дә, тик әлегә ул халык арасында яшәвен дәвам итә. Кызганыч, ул район халкын да читләтеп узмый.
Район хастаханәсенең табиб-фтизиатры Гөлсинә Гайнуллина туберкулез чире һәм аннан саклану турында сөйләде, киңәшләрен җиткерде.
- Туберкулез нинди чир ул?
– Туберкулез – ул куркыныч йогышлы чир. Туберкулезны Кох таякчыгы китереп чыгара. Ул еш кына үпкәне зарарлый, әмма башка органнарга да зыян салырга мөмкин. Мәсәлән, тире, бөерләргә, эчәклек, күзләр, сөяк-буын системасына һ.б.
– Чир нинди юл белән иярә?
Гадәттә, туберкулез микроблары әйләнә-тирәгә авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, төкерек кисәкчекләре белән эләгергә мөмкин. Табиб белдерүенчә, организмның саклану көче, каршы торучанлыгы җитәрлек булмаса, туберкулез таякчыклары канга эләгә һәм төрле органнарда туктап, авыру китереп чыгара. Халык арасында үпкә туберкулезы ешрак очрый. Икенче урында исә сөяк һәм буыннар зарарлануы тора. Тамак, эчәклек, бөер һ.б. әгъзаларда ул сирәгрәк очрый.
- Авыру ничек башлана?
- Тән температурасы күтәрелү авыруның иң беренче билгесе булырга мөмкин. Шулай ук авыру кеше әкренләп ябыга, тирли. Каты ютәл сизелә башлый һәм ул тора-бара көчәеп, какырык та килә башларга мөмкин. Бу туберкулезның актив формасы башлануын аңлата. Мондый авыручылар әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция чыганагынына әйләнә. Кох таякчыклары үпкәдә бик тиз үрчи, йөткергәндә бронхлар аша һавага тарала. Төрле стресслар, иммунитетның какшавы, начар туклану, тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр куллану да авыруның тагын да көчәеп китүенә сәбәпче булырга мөмкин.
- Туберкулез белән авырганны ничек ачыклыйлар?
Авыру өлкәннәр арасында ел саен флюорография яки рентген төшү Манту пробасы ясатып яки лаборатор юл белән билгеләнә. Шуңа күрә 15 яше тулган һәркем елга бер тапкыр мәҗбүри рәвештә флюорография узара тиеш. Бу тикшерү туберкулезны гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк читлегендә булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә. Шуңа күрә һәркем үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга һәм шулай ук тирә-юньдәге кешеләргә дә битараф булмасын иде. Туберкулезга каршы көрәш балалар, яшүсмерләр арасында да алып барыла. Балалар һәм яшүсмерләр арасында туберкулез инфекциясенең организмда бармы-юкмы икәнен Манту реакциясе ярдәмендә белеп була. Ул, гадәттә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә киң кулланыла. БЦЖ прививкасы ярдәмендә ясалма рәвештә булдырылган иммунитет та туберкулезга каршы көрәштә төп чара булып тора. Иң беренче БЦЖ прививкасы бала тугач, бала тудыру йортында куела. Ә аннан соң Манту реакциясенең нәтиҗәсенә карап, 7 һәм 14 яшьтә яңадан кабатлап ясала. 8 яшь тулганнан соң ел саен диаскинтест ярдәмендә тикшерелә.Әти-әниләр бу мәсьәләгә бик җитди карарга тиеш. Бу прививкадан яисә ел саен куела торган мантудан баш тарту бала сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Район хастаханәсенең балалар табиблары үз участогында һәр баланың сәламәтлеге өчен җавап бирә.
Туберкулезга каршы көрәштә табиблар төрле кисәтү чаралары үткәрәләр. Район хастаханәсендә дә авыруны башлангыч чорында ук белү өчен бөтен шартлар тудырылган. Хастаханә заманча рентген, флюорограф аппаратлары белән җиһазландырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев