Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӨҺИМ ТЕМА

Тутай авылында ифтар мәҗлесе узды

Авыл клубына әзерләнгән табын артына ике мәхәлләдән ураза тотучы абый-апалар җыелды.

(21 нче март, “Апастово-информ”).



Тутай һәм Күкшем авылында яшәүче абый-апалар иң элек Тутай авылы мәчетенә җыелып догалар укып, эчтәлекле вәгазь тыңлаганнан соң авыл клубына килделәр. Биредә аларны авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Зиятдиновлар тарафыннан әзерләнгән мул-сыйлы табын каршы алды.
Авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерде.
“Хөрмәтле авылдашларым! Менә бүген изге табын артына бергәләп җыелдык. Ике мәхәлләдә дә мәчетләребез эшләп тору, 5 вакыт азан әйтелү үзе зур бәхет. Мәчетләребезгә күпләп йөрүегезне күреп тә күңел сөенә. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм җыюда, сайлауларда бердәм булып тавыш бирүдә актив булганыгыз өчен рәхмәтемне ирештерәм. Гуманитар ярдәмне акчалата биргән мәчетләребезгә аеруча зур рәхмәт. Киләчәктә дә бердәм булып яшик. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!”, - диде ул.
Абый –апалар илгә-көнгә тынычлык теләп, табын әзерләүче кызларга олы рәхмәтләрен ирештереп дога кылдылар, изге теләкләрен ирештерделәр.
“Бүгенге көндә барыбыз да рәхәт тормышта яшибез. Ни теләсәк шул бар. Шулай да бирегә җыелып кунакка килү, аралашу рәхәтлек бирә. Ифтар ашын оештыручыларга, әзерләүчеләргә рәхмәт. Эшләре гөрләп барсын, йөргән юллары хәвефсез булсын!”, - ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев