Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Укучылар юл сакчылары белән берлектә куркынычсызлык акциясенә кушылды

Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары Апас урта мәктәбенең яшь юл сакчылары белән берлектә юлларга чыгып, шоферлар һәм җәяүлеләр белән очрашты.

Алар җәяүлеләргә юл аша ничек чыгарга кирәклеген тагын бер кат исләренә төшерде һәм кичке сәгатьләрдә урамда йөргәндә киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булу мөһимлеген искәртте. Шулай ук яшь буын өлкәннәргә юл аша чыгарга булышты. Алар кечкенә дусларын да мәктәп янында каршы алдылар. Шоферларга да, җәяүлеләргә дә белешмәлекләр таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев