Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Урта Балтайда капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды

Мәдәният йорты республикакүләм “Авыл клубларын төзекләндерү“ программасы буенча төзекләнгән һәм 19 миллион 450 мең сум акча бүлеп бирелгән.

(3 июнь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).



Мәдәният йортын ачу тантанасында Татарстан Республикасының Мәдәният министры Ирада Әюпова, район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты.
Урта Балтай мәдәният йорты үз эченә музей, китапханә, авыл җирлеге, элемтә бүлекчәсе бүлмәләрен дә алган. Ирада Әюпова мәдәният йортының эче, китапханә һәм музей белән дә якыннан танышты.

“Урта Балтай җирлегендә күптән көтелгән вакыйга. Мәдәният йортыбыз матурланып, үзенең ишекләрен ача. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, төзүчеләргә зур рәхмәт. Илләребез тыныч булсын, кайгы-хәсрәт килмәсен“, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Мәдәният министры Ирада Әюпова да балтайлыларның шатлыгын уртаклашты.

“Хөрмәтле дуслар, кадерле милләттәшләр! Сезне ТАССРның 100 еллыгы һәм бүгенге бәйрәм белән котлыйм. Мәдәният йорты буш тормасын, биредә җанлы тормыш кайнасын, эш гөрләсен. “, – диде ул һәм мәдәният йортына 100 мең сумлык Сертификат бүләк итте.
“Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин шулай ук 50 мең сумлык Сертификатны тантаналы шартларда тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев