Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Үтәмеш авылында яңа клуб ачылды

Үтәмеш авылында илкүләм милли-мәдәни проектлар кысаларында яңа клуб сафка басты Төзелеш өчен Федераль бюджеттан 17 миллионга якын акча бирелгән.

(25 декабрь, “Апастово-информ”).


  Район башлыгы Айрат Җиһаншин Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин белән берлектә әлеге яңа бинаны ачу тантанасында катнашып, үтәмешлеләрнең шатлыгын уртаклашты.

  “Рәсәйкүләм милли-мәдәни программа нигезендә без бу елда 5 клуб төзедек. Авыл өчен мәдәният йорты ул – рухи көч бирү, өстәмә энергия алу урыны. Мәдәният учакларында махсус хәрби операциядә булган егетләргә маскировка челтәрләре үрелә, шәмнәр ясала. Бәяләп бетергесез ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт. Шул ук вакытта милли традицияләр саклана, буыннан-буынга күчә. Киләчәктә дә хезмәт уңышлары, имин тормыш телим”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

  Үтәмеш авылында халык актив, мәдәниятнең үзгендә кайнап яши. Клубта 5 түгәрк эшли. Сынлы сәнгать, иҗат, өстәл уеннары, театр һәм бию түгәрәкләренә йөрүчеләр өчен дә менә дигән шартлар бу.

  “Сезнең авыл Бөек Ватан сугышы ветераны яшәве белән дә хөрмәтле. Бүген күп чараларда булдык. Сезнең районның уңышлары белән таныштык. Районда гаилә кыйммәтләре саклана. Биредә мәдәният хезмәткәрләре зур роль уйный. Яңа ел иминлек алып килсен, махсус хәрби операциядәге егетләр исән-сау кайтсын, - диде Максим Топилин.

  Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин әлеге эшне башлап йөрүче җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев