Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Уйланырга җирлек бар: сентябрьдә – 2, ноябрьдә 25 апаслы авырган

Районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте баш белгече Мөсәлим Бәширов сүзләренчә, коронавирус белән авыручылар кимеми.

(7 декабрь, “Апастово-информ“).


Авыручылар киресенчә арта гына бара. Сентябрь аенда – 2, октябрьдә – 9, ноябрьдә 25 райондашыбыз әлеге авыру белән очрашкан. Декабрь аеның беренче атнасында коронавирус чире 7 кешедә ачыкланган.

“Вакцина ясату, әлеге чирдән булдыра алганчы саклану мөһим. Кунакларга йөрүне, кеше күп җирләргә баруны туктатып торырга киңәш итәбез. Авыру чыннан да бик мәкерле. Ничә яшьтә булуга карамастан, һәр кешегә кагылырга мөмкин. Яңа штаммнары да чыгып тора“, – ди баш белгеч.

Район үзәк хастаханәсе мәгълүматларына караганда, районда 10357 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 8268е вакцинаның икенче компонентын да алган. Шулай ук ревакцинация ясатучылар да бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев