Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Ваемсызлыкның нәтиҗәсе аяныч

Апаста чүп түгү өчен куелган контейнерга ут кабу очрагы теркәлде.

(21 апрель, “Апастово-информ“).


Кичке якта районның янгын сүндерү бүлегенә чүп контейнеры яну турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ут чүплекне чорнап алган була. Бу хакта районның янгын куркынычсызлыгы бүлегеннән хәбәр иттеләр.



“Бер райондашыбыз контейнерга чүп китереп сала. Ләкин чүп арасында сүнеп бетмәгән күмер кисәкләре дә була. Чүп-чарга ут элеп китәргә шул җитә дә инде. Хәзер тикшерү эшләре бара“, – ди районның янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

Игътибарсызлык, үз гамәлеңнең алдын-артын уйлап бетермәү, ваемсызлык нәтиҗәсендә күңелсезлекләр килеп чыга. Бу очракта да шулай. Бәхетсезлекләргә юл куймасагыз иде. Утка җәелеп китәргә күп кирәкми. Янгын сүндерүчеләр һәркемне сак булырга өнди!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев