Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Вирус белән көрәштә район бирешми

Апастан бер кеше бүген Казанда дәвалана.

(6 июль, “Апастово-информ”).


Районда 20нче май көненә коронавирус чире белән бәйле 63 очрак теркәлгән иде. Шуларның 21е Казанда дәвалану алып, тулысынча савыккан. Калганнары авыруны симптомсыз яки җиңелчәрәк кенә кичереп, өйдә генә вируска каршы дарулар белән дәваланганнар. 25 нче июнь көнендә тагын бер кешедә авыру ачыкланды. Ул бүгенге көндә Казанда станционарда ята. Әнисенә чит районга кунакка баргач, авырып киткән булган. Тикшерүләр узганнан соң, коронавирус чире ачыкланган.

"Районыбызга читтән кайтучыларның яки коронавирус симптомнары күзәтелгәннәрнең тиз арада анализлары алына. Беренче очракта Covid-19 ачыклана икән, анализлар кабат тикшерелә. Бүгенге көндә әлеге чир белән авырып китүче булса, Буа стационарында да дәвалану мөмкинлеге бар. Авыру килеп чыкканнан бирле, барлыгы 925 кешедән анализлар алынды. Барысын да ныклы контрольдә тотабыз. Республикабызда әлеге чирнең яңадан-яңа очраклары күзәтелә. Шуңа барлык саклану чаралары үтәлергә тиеш. Бүгенге көндә температуралар белән килүчеләрне хастаханәгә кертмибез. Сулыш юлларында авыру сизсәгез, температурагыз күтәрелсә, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртыгыз. Аңа кадәр 21-2-68 кайнар телефоны аша мөрәҗәгать итегез", - дип аңлатты район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Талия Сафиуллина.
Табиб белдерүенчә, мондый үзенчәлекле вирустан тыш та, салкын тиеп, пневмония белән авырып китергә мөмкин. Соңгы вакытта су коенып, үтәли җил тиеп, пневмония эләктерүчеләр дә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев