“Хезмәт һәм уртак максат – гаиләбез кыйммәте”
Танай-Турай авылында гомер кичерүче Бикбаевлар гаиләсе күпләргә таныш. 60 елдан артык бер уйда булып, яшәүче Марс абый һәм Фәнилә апа Бикбаевлар салган гаилә юлын бүген уллары Марат һәм киленнәре Ләйсән лаеклы дәвам итә.
Эш казанында “кайныйлар”
Тырыш, уңган, барысына үз хезмәтләре, көчләре белән ирешкән гаилә яңа максатлар белән алга атлый. Хезмәт аларны бер йодрыкка туплый, яңа башлангычларга юл яра. Элек-электән хезмәт белән янган Бикбаевлар гаиләсе һәрвакыт эш казанында «кайный”. Гаилә күпләп мал-туар асрый. Аларның бүгенге көндә 7 сыерлары, бозаулары, сарыклары бар. Җәйге чорда шактый кош-корт үстерергә өлгерәләр. Бройлер чебиләрен исә ел әйләнәсе асрыйлар.
- Быел 500 баштан артык каз һәм үрдәк үстердек. Бройлерларны берничә партия алдык. Аларны без ел буе диярлек асрыйбыз. Барлыгы 1500 башларга җыела. Бройлерларны эшкәртеп, итен суыткычка тутырып куябыз. Үзебезгә дә, балаларга да әзер ризык. Танышлар, дуслар да сорый. Күчтәнәч итеп тә өләшәбез, - ди Ләйсән.
Аларның һәр көне иртәнге дүрттә башлана. Көн дәвамында да бер-бер артлы үрелеп бара. Марат малларны ашатса, Ләйсән сыер сава. Сөтнең бер тамчысын да әрәм итми. Төрле сөт продуктлары: эремчек, каймак, катык әзерли. Гаилә әзме-күпме табыш та ала.
- Мал-туар асрау җиңел түгел, билгеле. Авылда яшәгәч, асрыйсы килә. Үзеңнең дә тамагың тук, бераз булса да табышы да бар бит инде. Хезмәт куймыча гына, рәхәт, мул тормышта яшәп булмый шул. Малларны көндәлек карау, тәрбияләү әлләни авыр түгел. Азык кына җитәрлек булсын. Безнең үзебезнең җирләребез юк. Азыкны фермерлардан сатып алабыз. Быел 120 рулон печән, 2 “КамАЗ” машинасы икмәк сатып алдык. Аллага шөкер, кышны тыныч чыгарбыз дип уйлыйм, - дип сөенә хуҗа.
Хуҗалыкта һәр эш уртак көч белән башкарыла. Яшь хуҗа Маратның куллары “алтын” булу да күп кенә чыгымнардан коткара. Йорттагы төзелеш эшләрен дә үзе эшли ул. Улы Самат кушыла. Алар әтиле-уллы үз көчләре белән мунча да өлгерткәннәр, йортта төзекләндерү эшләрен дә бергәләп башкарганнар.
Тырышлык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар Бикбаевларда буыннан буынга күчеп килә. Бу гаиләдә балалар да эшсөяр булып үсә. Олы кызлары Резеда авыл тормышының үзәгендә кайный. Чаялыгы, үҗәтлеге, тәвәккәллеге белән дә сокландыра. Сату-алу эшен дә яхшы белә. Уллары Самат юрист һөнәрен үзләштерә. Апас мәктәбенең 2нче сыйныфында белем алучы төпчек кызлары Сәйдә әнисе, дәү әнисе янында бөтерелергә ярата, тәмле-тәмле камыр ризыклары пешерергә булыша. Барлык эшләрнең башында Марс абый белән Фәнилә апа тора. Алар акыллы киңәшләре белән һәрчак рухландырып тора. Бер урамда яшәүче апалары Эльвира Хәтмуллина олы терәк булып тора.
- Әти-әни булгач, бик рәхәт. Уй-планнарыбызны иң элек алар белән бүлешәбез. Алар киңәшләрен бирәләр. Үзләре дә ярдәм итәргә тырышалар. Әти көн саен малларны, кош-кортларны күздән кичереп керә. Әни каз, үрдәк йолкудан калмый. Апабыз Эльвира апа уң кулыбыз. Без бер гаилә булып яшибез, - диләр Марат белән Ләйсән Бикбаевлар.
Ит ыслау цехы – зур хыял
Марат белән Ләйсән Бикбаевлар үзләренә яңадан-яңа шөгыль табып тора. Аларга кызлары Резеда һәм уллары Самат этәргеч бирә. Уртак максат белән алга омтылган гаиләдә яңа башлангычларга нигез салына. Бикбаевлар быел күптәнге хыялларын тормышка ашыру бәхетенә ирешкән. Үз хуҗалыкларында ит ыслау цехы булдырганнар. Гаилә хөкүмәтнең дә зур ярдәмен тойган. Аларга социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәтелгән.
- Бу - улыбыз Саматның тырышлыгы. Ул кирәк-яракларны, чыгымнарын барлады һәм бизнес-планын төзеде. Аны районның социаль яклау идарәсенә тәкъдим итте. Бизнес-план кызыксыну уятты һәм җитәкчеләр тарафыннан хупланды. Барлык тиешле таләпләр үтәлде. Әтисе белән аерым бина да төзеделәр. Хөкүмәтебез тарафыннан 350 мең сум акча бирелде һәм җиһазлар алынды, - дип сөйләде Ләйсән.
Ит ыслау цехы заманча җиһазландырылган. Биредә ыслау һәм киптерү шкафлары, ит бүлү, колбаса, казылык тутыру җайланмалары, суыткыч-ларь урын алган. Уңган хуҗалар эшне башлап та җибәргән. Бу көннәрдә беренче продукцияләрен җитештергәннәр.
- Хуҗалыкта ит күпләп җитештерелгәч, аны вакытында урнаштыру мөһим. Соңгы вакытта итне түшкәләп сатуның файдасы кимеде. Шуңа күрә ыслау цехын булдыру турында уйландык. Итне ыслау - керемле эш, - диләр Бикбаевлар.
Ит ыслауның серләрен дә өйрәнгәннәр алар. Иң элек ит кисәкләрен яисә каз, тавык, үрдәк түшкәләрен махсус рассолда тоталар, аннан соң ыслыйлар.
- Ит 3-4 көн тирәсе рассолда тора. Рассолны кызыбыз Резедә ясый. Итне рассолдан алгач иң элек киптергечкә куеп, корытабыз, аннан соң ыслау җайланмасына урнаштырабыз. Иң элек шкаф эчендәге температура 70 градуска кадәр күтәрелгәнне көтәбез, аннан соң төтен бирәбез. Һәм шул режимда 2 сәгать буе тотабыз. Аннан соң алып махсус киптергеч шкафка куябыз. Киптергеч шкафта ит тагын да тәмлеләнә. Ат итләре, бозау итләре дә ыслыйбыз. Ит кисәкләрен тиешле калынлыкта үзебез бүләбез - дип таныштырды Марат Бикбаев.
Әнә шулай сокландырып, алга омтылып, замана белән бергә атлап бара Бикбаевлар. Тырышлыклары, бердәмлекләре белән дә үрнәк алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев