Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Яңа ел яңа шатлыклар, уңышлар алып килсен!

2021нче ел барыбыз өчен дә катлаулы ел булды.

Йогышлы замана чире янәшәбездә яшәвен дәвам итте. Күп югалтулар да кичердек. Шуның өстенә табигать тә корылык белән сынады. Тик шулай да без начар яшәмәдек һәм эшләмәдек. Барлык катлаулылыкны җиңеп алга барабыз. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә һәр өлкәдә зур уңышларга да ирештек. Бу ел хезмәт казанышлары белән истә калыр, районыбыз тарихы битләрендә күренекле урын алыр. Һәр өлкәдә горурланып сөйләрлек уңышларыбыз бар. Төзелешме ул, мәдәниятме, мәгарифме, авыл хуҗалыгы өлкәсеме – барысында да уңай якка сизелерлек үзгәрешләр булды. Яшь буынны тәрбияләү, сәламләтләндерү, ял иттерү өчен районыбызда барлык уңайлылыклар да тудырылган. Өлкәннәр дә игътибар үзәгендә. Аларның район тормышында кайнап яшәүләрен күреп сокланып туя алмыйбыз. Районыбыз көннән-көн үзгәрә, матурлана, чәчәк ата.
Елны матур гына төгәллибез. Һәр өлкәдә хезмәт иткән райондашларга рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Ел җиңел генә узмады. Шул ук вакытта горурланырлык нәтиҗәләребез дә бар. Киләсе елда да төрле программаларда катнашып, нәтиҗәле эшләрбез дигән ышаныч зур.
Сайлауларда да активлык күрсәтеп, үз сүзен кыю әйткән райондашларга да зур рәхмәт.
Хөрмәтле райондашлар, читтә яшәүче якташларыбыз! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән ихластан тәбрик итәм. Илгә-көнгә тынычлык, сабырлык, гаиләләрегезгә тигезлек, һәрберегезгә дә сәламәтлек телим. Чирләр урап узсын. Бер-беребезне югалтмыйча, бергә һәм бердәм булып яшәргә язсын.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев