Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Якындагы ярты елда коммуналь түләүләр артырмы, юкмы?

Татарстан төзелеш министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белдергәнчә, 2020нче елның декабрь ае түләү кәгазьләрендәге саннарның берникадәр артуы һава торышының салкын булуы аркасында.

(12 гыйнвар, “Апастово-информ”).


“Узган елның декабрендә уртача 10 градус салкынлык булды. Менә шуңа күрә түләү кәгазьләрендә берникадәр арту күренеше бар”, - диде министр урынбасары.
Ә менә якындагы ярты ел эчендә коммуналь түләүләрнең артуы көтелми. Бары тик, беренче июльдән соң гына тарифларны индексацияләү күздә тотыла. Ләкин, бу очракта да, ЖКХ түләүләре күпчелек татарстанлылар өчен иң күп дигәндә 4,4 процентка артачак.
“Стационар электроплитәләр куелган һәм электр белән ягып җылытылучы торак йортларда гына түләү 7,4 процентка кадәр артырга мөмкин”, - дип хәбәр итәләр тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитетында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев