Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Ялкауланырга вакыт юк

Болгаер бүлекчәсе механизаторы, ишле гаилә башлыгы Фирдүс Хәйретдинов быелгы уракта меңләгән тонна ашлык, терлек азыгы әзерләүдә катнашты.

-Авылыбыз күрке ул. Шушы ук нигездә гомер итеп, инде 80 яшькә җитеп килүче әти-әнисе-Флера апа белән Рәүф абыйга бер дигән ул. 3 баласына кайгыртучан әти. Абруйлы гаилә хуҗабикәсе-авылыбыз балалар бакчасы хезмәткәре Алия апа да бик тырыш, үз эшен яратып башкара, бакча нәниләрен тәмле аш-су белән сыйлый. Бу йорт бүген балалар шау-шуына күмелгән-олы кызлары  3 бала үстерә. - ди аның турыда Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сафиуллина.

-Авыл ялкауларны сөйми ул. Кырда эш тәмамлануга, техниканы кышкы саклауга кую белән, фермадагы механизмнар, электр җиһазлары төзеклеген кайгырту да миңа йөкләнгән. Авыл урам утлары халәте дә бик мөһим, - ди Фирдүс Хәйретдинов.

–Фермабыз коллективы районда да алдынгылыгы белән билгеле. Фирдүс абый кебек бик тырыш механизаторларыбыз печән өсте, урак чорында көнне-төнгә ялгап эшли, ел ярымга иркенләп җитәрлек итеп терлек азыгы әзерләп куябыз. Безнең фермаларны ерактан күреп тә булмый  -тирә-юне эскертләр белән тулы. Ферма мөдиребез дә бик тырыш - Назирә апа Идиятова 15 кешелек коллектив белән бик оста идарә итә. Сыер савучыларыбыз Гөлнар Сәйфуллина, Әлфинур Җамалиева, Гөлшат Шәфигуллина, Люзия Загретдинова, Алинә Амануллина, Әлфирә Сираҗева бик тырыш. Заводларга кыш башында көн саен тонна ярымлап югары сыйфатлы сөт төяп җибәрәбез. Ел дәвамында 100 баштан артык яшь бозаулар тәрбияләүче Сәрвиназ Фатыйхова да үз эшен яратып башкара. Маллар алдына көне- сәгате белән вакытында ат белән азык кертүче Илфат Амануллин, Рәдиф Җамалиев, Илгизәр Мөбәракшин, тирес чыгару, сөт саву техникасын төгәл эшләтүче оператор Рамил Кадыйров, көндезге каравылчы Лилия Хөсәенова-бу авылдашларымның һәммәсенә зур рәхмәт. Техника заманы бит-тирес түгеп торучы тракторчы Айрат Шәйхетдинов, баз-эскертләрдән терлек азыгы төяп җибәрүче Рифат Низамов тырышлыгына да сокланырлык. Ә бердәм, дус бүлекчәбезнең уңышлары тагын да булачак әле. Фирдүс абый әйтмешли, Болгаер якларында ялкаулар юк! - ди бүлекчә идарәчесе Нияз Гайфуллин.

Ришат Жамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев