Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Яман шешкә каршы яңа дару?

Яман шешкә каршы ышанычлы дару эзләү дәвам итә...

Яман шешкә каршы ышанычлы дару эзләү дәвам итә. Менә күптән түгел галимнәр төп компоненты онколитик вирус булган дөньядагы беренче препарат инъекциясен операциягә барырлык булмаган стадиядәге авыруга кадаганнар.

   Даруны уйлап табучылар препарат пациентка яман шеш авыруын җиңәргә булышыр дип өметләнә. Моңа кадәр даруны хайваннарда сынап караган булганнар.

   Онколитик вирусларны галимнәр бик күптән өйрәнә һәм бу исемне алар юкка бирмәгән. Башка вируслардан аермалы буларак, онколитик вируслар шешле күзәнәкләрне генә үтерәләр, шул ук вакытта иммун системасын да көчәйтәләр икән.

   Дәвалауның тәүге өлешендә әле пациент организмының даруны ни дәрәҗәдә кабул итүе һәм никадәр хәвефсез булуы өйрәнеләчәк. Әйткәндәй, клиник сынауларның беренче фазасы 24 ай дәвам итәчәк.

Чыганак: https://omet-rb.com/articles/s-lam-tlek/2022-05-27/yaman-sheshk-karshy-ya-a-daru-2819630

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев