Янгын чыгарга бер ялгыш җитә
Югары Ындырчыда шәхси йортта янгын очрагы була. Урамда йорт эшләрен башкарып йөргән хуҗа кеше, өйгә кергәч, залда заманча тарттырылган түбә эрүен күрә.
Янгын тиз арада сүндерелә. Бу очракта хуҗаның югалып калмавы да зур файда китерә. Соңыннан, түшәм астында чыбыкларның ялганган җирдән кызуы ачыклана. Янгын күркынычсызлыгы буенча дәүләт хезмәткәрләре, өйгә ут керткәндә, аны ышанычлы итеп эшләргә кирәклеген кисәтә. Начар ялганган җир, чыбыкларда көчәнеш арту белән кызарга сәләтле. Ә азагы аяныч булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев