Янгыннар арта: бер атнада 3 янгын
Районда янгыннарның артуы күзәтелә. Узган ел әлеге чорда 5 янгын очрагы булса, быел 9 янгын теркәлгән. Соңгы атнада гына да 2 мунча һәм бер хуҗалыкның йорты һәм сарае янган.
(30 март, “Апастово-информ“).
Зур Күккүз һәм Шонгаты авылларында мунча януның сәбәбе – мичләрне артык кыздыру булырга мөмкин. Әлегә тикшерү эшләре бара. Бу хакта районның янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев хәбәр итте.
“Ут-күздән сак булыгыз. Мунча якканда мичне караучысыз калдырмагыз. Хәзер көннәр җылытты, мичкә утын салганда да бу хакта онытмаска кирәк“, – ди Илдар Вәлиев.
Алданрак без йорт һәм сарай яну очрагы турында язып узган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев