Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Ярты миллион сум штраф түлисең килмәсә

Татарстанда 15 апрельдән урманнарда янгын куркынычсызлыгы режимы игълан ителде

 

Бу вакытта урманнарга керү, учак ягу, рөхсәтсез агач, утын, печән әзерләү, ял итү сезнең өчен бик күңелсез тәмамланачак. Штрафлар ярты миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. 
Сезнең җавапсызлык аркасында табигатебезгә, торак пунктларга зур зыян салынса, бу гамәлегез төрле бәхетсезлекләр, фаҗигаләргә китерсә җинаять эше дә кузгатачаклар. Бигрәк тә урман читләрендәге басуларда эскерт калдыклары, коры-сары, кипкән үләнгә ут төртү куркыныч. Ялкын урманга, авылларга үтеп керүе нәтиҗәсе бик аяныч төгәлләнүе ихтимал. Узган ел Татарстанда апрель-май айларында янгынчылар 992 тапкыр кипкән үлән, чүплекләргә, печән-саламга ут кабу, аның таралу очракларын теркәгәннәр һәм вакытында күреп алып, ялкынның таралуына юл куймаганнар. Апасыбызда да мондый хәлләр булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев