Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Яшь табиб укучылар белән очрашты

Борнаш урта мәктәбе бинасында урнашкан теш дәвалау кабинетында яшь белгеч Радик Сөнгатуллин эшли башлады.

Әле ике генә ай эшләвенә карамастан, авыл кешеләреннән берсеннән-берсе җылы сүзләр ишетәсң. “Эшен яратып башкара, тәмле телле, алтын куллы” диләр алар. Эшен сөеп, җаен белеп башкаргач, кеше дә өзелеп тормый. 
Радик Сөнгатуллин мәктәп укучыларының да якын дустына әйләнде.Тешләрен каратырга-дәваларга теләп, курыкмыйча керәләр, әти-әниләр дә бик канәгать.Табиб балалар янында үзе дә еш була. Чираттагы очрашуны озынайтылган көн төркеме җитәкчесе Хәмидуллина Гөлнара оештырды. Яшь табиб башлангыч класс укучыларына тешләрнең төзелеше, типлары турында җентекләп аңлатты, практик эш тә оештырды. Аннан муляжда ничек дөрес итеп тешләрне чистартырга кирәклеген күрсәтте. Тешләр гигиенасы турында “Тешләр патшалыгында” дигән мультфильм тәкъдим итте, соңыннан балалар белән элеге тема буенча фикер алышты. Кызыклы һәм файдалы дәрес балалар күңеленә хуш килде. 
Фирдәвес Бикмурзина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев