Ящурны районга кертмик!
Илебезнең кайбер өлкәләрендә, аерым алганда, Оренбург якларында терлекләрне тикшергәндә, ящур авыруы диагнозы куелган.
(30 декабрь, “Апастово-информ”).
Республика ветеринария берләшмәсе билгеләп үткәнчә, ящур белән аеруча мөгезле эре терлекләр авырый. Сарыклар һәм башка терлекләр арасында да бу авыру киң таралырга мөмкин. Тиешле саклык күрсәтмәгәндә ящур кешегә дә иярә.
Шуларны истә тотып, бүген районда барлык терлекчелек фермаларында һәм шәхси хуҗалыкларда да ящур авыруына каршы саклык чаралары күрү бурычы куела.
Аеруча читтән терлек кайтарганда, бары тик ветеринария идарәсе биргән официаль рөхсәт кәгазе белән генә эш йөртергә кирәк. Ә инде ветеринария берләшмәләре рөхсәт кәгазьләре биргәндә, бүгенге килеп туган хәлне истә тотып, анализлап, катгый төстә уйлап кына эш итәргә бурычлылар. Оренбург өлкәсеннән республикага терлек кертү бөтенләй туктатылып тора. Алдан бирелгән рөхсәт кәгазьләре дә гамәлдән чыккан дип санала. Татарстан министрлар кабинеты каршындагы ветеринария идарәсе чын мәгънәсендә чаң суга. Татарстан белән чиктәш өлкәләргә кадәр ящур авыруы килеп җиткән икән, безгә мөмкин кадәр саклык күрсәтергә кирәк. Район тарихында 60 еллар элек ящур авыруы булган иде. Өлкән кешеләр нинди зур борчу китергәнен яхшы хәтерлиләр. Шуңа күрә саклык чарасын күрү, районга ящурны кертмәү буенча алда җаваплы эш тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев