Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Язга ерак калмады

Быелгы язда районда техник, бөртекле һәм кузаклы культуралар барлыгы 35300 гектарда чәчеләчәк дип планлаштырыла. Язгы кыр эшләре чорында шулай ук 3046 гектарда чөгендер, бөртеккә 1575 һәм силоска 4722 гектарда кукуруз, 1138 гектарда рапс, 1226 гектарда горчица, 762 гектарда көнбагыш чәчелергә тиеш.

(“Апас-информ“, Ришат Җамалиев)


 

Язгы чәчү эшләре барышында бөртекле һәм кузаклы культураларга тәгаенләнгән һәм көзеннән әзерләнгән 32779 гектар мәйданда зур эшләр башкарасы бар. Моның өчен барлыгы 8000 тонна чәчүлек кирәк булачак. Алар район хуҗалыклары һәм фермерларның ашлык амбарларына көзеннән саклауга салынып куелды.

 

Көннәр җылыта башлауга ындыр табакларында аларны эшкәртү, чәчүлек орлыкны чәчүгә тиешенчә әзерләү эшләренә керешәчәкбез. Кирәкле препаратлар һәм агрегатлар да бүгеннән язгы кыр эшләре сезонына әзерләнә башлады. Бу җаваплы хезмәттә катнашачак һәркемнең сәламәтлеген саклау, саклану чараларын булдыру-кичектергесез бурычларның берсе дип саналсын.

 

Көзен чәчелгән 11736 гектар уҗым басулары кышны уңышлы чыкты, диләр урындагы агрономнар. Иртә яздан аларны тукландыру, бу басуларда дым каплау эшләрен тиз һәм сыйфатлы итеп башкару бурычын да җиренә җиткереп башкаруга әзерлек яхшы булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев