Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Язгы чәчү 10-15 көнгә иртәрәк башланыр дип көтелә

Бүген район буенча барлык хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек эшләре тикшерелде.

(2 нче апрель, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).



Район башлыгы Равил Хисаметдинов барлык хуҗалыкларда булып җитәкчеләр, механизаторлар белән очрашып сөйләште. Бүгенге көндә борчыган мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде. Язгы кыр эшләрен үз вакытында башкарырга дигән бурыч куйды.

“Район буенча техниканың төзеклеген, әзерлеген тикшерәбез. Яз елдагыга караганда иртәрәк килә, шуңа да чәчү 10-15 көнгә иртәрәк башланыр дип көтелә. Бүгенге көндә көзге культураларны тукландыру эше төгәлләнеп килә. 22 мең гектарда язгы культуралар чәчәргә җыенабыз. Соңгы атнада эшләп бетермәгән эшләрне барлап, алга куйган бурычларны үтәп чыгарга тырышабыз”, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зиятдинов хуҗалыкларда карап чыкканнан соң үз бәясен бирде.
– Язгы кыр эшләре башланып китте. Техникаларның төзеклеген карап, тикшереп чыктык. “Ибраһимов һәм К”, “АгроАктив” хуҗалыкларының эшен югары бәяләп була. “Свияга” агрофирмасына караган бүлекчәләрдә эшләп бетерәсе эшләр бар әле. Шушы көннәрдә алар да тулы әзерлекле булачак. Исән-сау булып эшләп, мул уңыш алырбыз дип ышанып калам, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев