Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Язгы каникул көннәрендә бала хәвефсезлеге беренче урынга куела

Апаста укучыларның язгы каникуллары башланды. Балалар хәвефсезлеге беренче урынга куела.

(21 март, “Апастово-информ“).


Каникул көннәрендә мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, ата-аналар, өлкәннәр бер булып эшләргә тиеш. Барлык балалар да сау-сәламәт, исән-имин мәктәпкә барырлык булсын. Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә әнә шундый җитди бурыч куелды.
–Сулыклар янына барудан, кар тирән җирләргә керүдән, ут-күздән, һәлакәтләрдән балаларны сакласак иде. Тәүлек буе уялык сорала. Балаларның буш вакытларын файдалы уздыру өчен шартлар бар“, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
ЮХИДИ хезмәткәрләре исә “Куркынычсыз юллар“ акциясе кысаларында рейдларга чыга. Юлларда, транспорт һәлакәтләрендә балалар имгәнүен булдырмау өчен кисәтү эшләре алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев