Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Югары Балтай авылында гомер кичерүче хөрмәтле сугыш ветераны Шәүкәт абый Хатыйпов 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Бу уңайдан Шәүкәт абыйга Ил башлыгының Котлау хаты һәм район башлыгының котлау открыткасы, истәлекле бүләк тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин хөрмәтле аксакалны гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юлладылар. 
Шәүкәт абый районыбызның иң хөрмәтле кешесе. Дәһшәтле сугыш ачысын горур кичкән, Җиңү алып килгән батыр солдат ул. Шәүкәт абый бар гомерен туган авылына багышлый. Озак еллар колхозда җаваплы вазыйфаларда эшли, авыл Советын да җитәкли. Тормыш иптәше, озак еллар укытучы булып эшләгән Рауза апа белән 70 ел бер-берсенә терәк булып гомер итәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев