Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Үз балалары кебек көтеп алалар

Кызыл Тау авылында яшәүче Рушания Ильясова18 елдан бирле “Рассвет“ ярдәм итү үзәгендә эшли.

Хәзерге вакытта 8 өлкән кеше аның килүен зарыгып көтеп ала, аның ярдәменә таяна һәм йөрәк җылысын тоя. Ул “Социаль ярдәм итү оешмасының иң яхшы хезмәктәре“ республика бәйгесенең район турында “Иң яхшы социаль хезмәткәр“ номинациясендә җиңү яулады. 
–Өлкән һәм мөмкинлеге чикләнгән авылдашларыма бик теләп ярдәм итәм. Алар мине үз балалары кебек кабул итәләр, көтеп алалар. Эч серләре, зарлары белән дә бүлешәләр, йомышларын да әзерләп куялар, – ди Рушания апа үзе. 
Рушания Ильясова “Өлкән кешенең куркынычсызлыгы“, Актив картлык“, “Мин хәтерлим“, “Янгынны кисәтү“ программаларын тормышка ашыруда зур өлешен кертә. Кызыл Тау мәктәбенең яшь волонтерларын да үз эшенә тарта. Алар “Чиста тирә-юнь“, “Бакча – түтәлләрдә“, “Сак булыгыз – кар эри“, “Чиста йорт“ акциләре кысаларында бергәләп өлкәннәрнең йорт эшләренә өлеш кертәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев