Үз хокукларыңны бел
Сочи, Кырымга -юк, Татарстанныкына-рәхим ит
Бюджет тармагындагы учреждение-оешмаларда эшләүчеләр арасында район халыкны социаль яклау идарәсе аша ял йортлары, курорт-санаторийларга ташламалы юллама алучылар елдан-ел арта. Узган елда, мәсәлән, идарә аша 39 апаслы шундый юллама алган. Быелның сигез аенда 23 кеше юлламалы булган.
-Безнең аша юлламаны Татарстанда урнашкан “Васильево”, “Дельфин” (икесе дә Яшел Үзән районы территориясендә), Казан тирәсендәге “Крутушка”, “Ливадия” һәм “Санта” ял итү йортлары, санаторийләргә генә алып була,-дип аңлата бу мәсьәләләр белән шөгылләнүче белгеч Елена Закирова
-Аның шартлары нинди?
-Бу кешенең дәүләт һәм муниципаль бюджет учреждение-оешмаларында эшләве төп таләпләрнең берсе. Ул башта үз җирле профсоюз оешмасына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Юлламаларның ташламалы булуын ассызыклыйм. Аны алу өчен претендент гаиләсенең гомуми соңгы 3 айлык кереме турындагы белешмә белән бергә аерым гариза тапшырырга кирәк. Шулай ук юллама алу өчен медицина учреждениесенең 070/у-04 формалы белешмәсе дә кирәк була. Шуннан соң бу кеше аерым чиратка куелып, юллама бүлеп бирелү көне билгеләнә.
-Юллама ташламалы дию нәрсәне аңлата?
-Юллама гадәттә 18-21 көнлек була. Аның тулы бәясе, әйтик, 40000 сум булырга мөмкин. Барлык шартлар да үтәлеп, ташлама күләменең 10-60 процентка җитүе ихтимал. Кайбер очракларда юлламаның 10 процентын гына түләү мисаллары да бар.
-Бу ташламаларны кем хисабына кичерәләр, аны кем күтәрә?
-Җирле һәм Татарстан профсоюзлары казнасыннан. Шулай ук республиканың социаль иминиятләштерү Фонды, башка дәүләт чыганаклары да өлеш кертә.
-Әгәр дә сезгә мөрәҗәгать итүче апаслы эшләгән оешмада җирле профсоюз оешмасы булмаса, аның үтенече кире кагыламы?
-Бер дә куркыныч юк, бу очракта туры безгә-халыкны социаль яклау район идарәсенә килергә кирәк.
Җавапларны Ришат Җамалиев әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев