Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Зур Күккүз җирлегендә авыл хуҗалыгы кооперативы төзелеп килә

Авыл мәдәният йортында булып узган халык җыенында 2022 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясап, яңа 2023 елга планнар билгеләнде.

(16 нчы гыйнвар, “Апастово-информ”).
Зур Күккүз авыл җирлегенә Зур Күккүз, Кече Күккүз, Түбән Барыш, Шоңгаты авыллары керә. Җирлектә барлыгы 772 кеше теркәлгән. 246 кеше лаеклы ялда, 440 гы хезмәткә яраклы, мәптәпкәчә яшьтәгеләр 28, мәктәптә укучылар саны 53.
“2022 елда җирлегебездә 4 бала – 3 малай, 1 кыз дөньяга килде. Кызганычка каршы 11 авылдашыбызны соңгы юлга озаттык. Шулай да озын гомерле өлкәннәребез, озак еллар парлы гомер кичерүче гаиләләребез дә байтак. Без алар белән горурланабыз”, - дип башлады чыгышын авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова.
Җирлектә 660 баш эре мөгезле терлек, шуның 210 башы сыерлар. 1729 баш сарык һәм кәҗә, 3600 баш кош-корт, 24 баш атлар, 480 баш умарта исәпләнә.
Шулай ук җирлектә 3 КФХ, 10 шәхси хезмәткәр, 6 үзмәшгуль теркәлгән. Алсу Нигъмәтуллина халыктан сөтне җыя һәм эшкәртә.
“Крестьян-фермер хуҗалыклары Илдүс Хәбибуллин, Илмир Гайнуллин, Альфред Зәйнетдиновлар терлек асраучыларны фураж белән тәэмин иттеләр. Айрат Ибраһимов терлек асраучы хуҗалыкларга 1000 рулон печән хәзерләп бирде. “Апас-мол” берләшмәсе бер пайга 2 рулон печән, 4 центнер икмәк бирде. Барлык авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне ирештерәбез. Шоңгатыда терлек сую, эшкәртү һәм консервлау кооперативы төзелеп килә. Егерме җиде миллион грант отты.”, - диде Рузия Низамова.
Үзара салым акчасының җирлек өчен бик тә файдалы булуын әйтеп үтелде.
“Халык белән аңлашып җыелган үзара салым акчасына юлларны тәртипкә китерәбез, чишмәләрне төзекләндерәбез, санитар зоналар булдырдык, Өлкән авылдашлар җыелып сөйләшеп утырсын өчен авыл башларына беседкалар ясаттык. Зират өстендә, тирәләрен чистарту эшен дә алып барабыз. Иганәчеләребез дә ярдәм итәләр. Республикадан 1миллион ярым грант оттык, районнан 1 миллион акча биреп тракторлы булдык. Әлеге трактор җирлекнең барлык эшендә ярдәмче. Чын күңелдән рәхмәт сезгә ”, - диде һәм мәдәният өлкәсендәге уңышларына да тукталды җирлек башлыгы.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов авыл хуҗалыгында башкарылган эшләр, дәүләт ярдәме турында чыгыш ясады.
“33711 гектар мәйданда 119270 тонна икмәк җыеп алдык. Уртача уңыш 35.6 центнер тәшкил итә. 4000 гектарда 130000тонна шикәр чөгендере җыеп алынды. Хуҗалыкларыбыз яңа техника сатып алдылар. Шулай ук 2023 елда сөт җитештерү күләмен арттыру максатында 1018 баш тана чит илдән кайтартылды”,- диде Радик Гыйсмәтов.
Район ветеринария бүлеге җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин терлекләрне ясалма каплату, төрле авыруларга каршы прививкалар, субсидияләр хакында чыгыш ясады.
Район җир һәм милек палатасы бүлеге җитәкчесе Рөстәм Зәмдиханов җирләрне вакытында теркәп кую тәртибе белән таныштырды.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре мошенниклардан сакланырга өндәде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин районда булачак эшләргә тукталды.
“2022 елның авырлыклары да, уңышлары да күп булды. Һәрбер җирлек буенча республикакүләм программалар эшләп тора. Мобилизацияләнгән егетләргә, гаиләләренә ярдәм итеп торабыз. Сездән булган сораулар һәм тәкъдимнән язып алыначак һәм ел әйләнәсендә эшләнәчәк”, - диде йомгаклап район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев