Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Зәйдә газ шартлап, биш катлы йортта фатир җимерелгән

Шартлау алдыннан бер эшченең йорт түбәсендә вентиляцияне чистарткан вакыты булган.

Шартлау алдыннан бер эшченең йорт түбәсендә вентиляцияне чистарткан вакыты булган.

Зәйдә газ шартлау аркасында биш катлы йортта фатир җимерелгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Никифоров урамындагы 71нче йортта газ шартлавы турындагы хәбәр 17.15 сәгатьтә килгән.

5 катлы 8 подъездлы йортның 5нче катындагы фатирда газ шартлау сәбәпле, 10 кеше зыян күргән. Аларның берсе хастаханәдә вафат булган. 3 кеше хастаханәдә реанимация бүлегендә ята. Аларның берсе - 8 яшьлек кыз бала.

 

Рөстәм Миңнеханов профиль ведомстволарына гадәттән тыш хәлне аерым игътибар үзәгенә алырга кушты. Газ шартлаган подъезддан 56 кеше  вакытлыча яшәү урыннарына күчерелде.

Башлангыч фаразлар буенча, гадәттән тыш хәл булган йортның бишенче катындагы бер фатирда яшәүчеләргә кунакка оныклары килгән булган. Бер онык урамда калган, икенчесе әбисе һәм бабасы белән өйгә кереп киткән. Фатир ишеген ачканда, алар газ исе сизеп алган, шуннан соң шартлау булган.

Бу вакытта йорт түбәсендә бер эшче вентиляцияне чистарту белән мәшгуль булган. Шартлау вакытында алган имгәнүләрдән эшче хастаханәдә вафат булган.

Тикшерүчеләр фатирларның берсендә түшәм тарттыручылар эшләгәнлеге турындагы мәгълүматны да тикшерә.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев