Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Главная

Татарстан укучыларын "Яшь эшкуар һәм финанс грамоталылыгы" Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашырга чакыралар

Олимпиада Учи.ру онлайн-платформасында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты, икътисади үсеш министрлыгы, РФ Үзәк банкы һәм финанс грамоталылыгын үстерү ассоциациясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

(14 апрель, “Апастово-информ”).


Онлайн-олимпиадада Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүче 1-9 сыйныф укучылары катнаша ала. Аның өчен компьютер яки планшет булу да җитә.
Олимпиада 13 апрельдән башланып 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Сынау туры 13-26 апрельдә, ә төп туры 27 апрельдән 17 майга кадәр узачак. 27 апрельдә 9.30 сәгатьтә Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина финанс грамоталылыгы буенча ачык онлайн-дәрес үткәрәчәк.
Олимпиада катнашу өчен Uchi.ru яки biz.uchi.ru платформаларында теркәлергә кирәк. Әлеге сайтларда теркәлү узган укытучылар һәм укучылар исә үз логин-парольләре белән сайтка кереп, биремнәрне чишә ала.
Олимпиадада катнашкан барлык укучылар һәм укытучылар грамота яки сертификатлар белән бүләкләнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев