Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

УЛ – ХАЛЫК ХӘТЕРЕНДӘ

6 декабрьдә Каратун урта гомуми белем бирү һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктә­бендә танылган якташыбыз, тел галиме Җамал Вәлидинең тууына 125 ел тулу уңаеннан төбәк­ара фәнни-гамәли конференция узды. Конференция эшендә республиканың төрле районнарыннан һәм тирә-як республикалардан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шулай ук Казан Федераль Университеты Идел буе төбәкара укытучыларның...

6 декабрьдә Каратун урта гомуми белем бирү һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктә­бендә танылган якташыбыз, тел галиме Җамал Вәлидинең тууына 125 ел тулу уңаеннан төбәк­ара фәнни-гамәли конференция узды.

Конференция эшендә республиканың төрле районнарыннан һәм тирә-як республикалардан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шулай ук Казан Федераль Университеты Идел буе төбәкара укытучыларның белемен күтәрү һәм өстәмә белем бирү үзәгенең татар теле һәм әдәбият укыту методикасы кафедрасы вәкилләре катнашты. Кунаклар иң элек "Җирем, суым, Ватаным: Туган җирем - Апасым" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә карадылар, данлыклы шәхесләребез турындагы хатирәләрне тыңладылар, таныштылар. Аннан Каратун мәк­тәбе укучылары Җамал Вәлидинең тормыш юлы, эшчәнлегенә багышланган фәнни-эзләнү эшләре буенча чыгышлар ясадылар. Сөйләшү, чыгышлар "Түгәрәк өстәл" артында дәвам итте.

Конференция эшендә Апас муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлчә­чәк Мәүлетова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция Жамал Валиди