Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

“Елның иң яхшы сыйныф житәкчесе” бәйгесе узды

25 октябрь көнне Апас урта мәктәбе базасында шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән "Елның иң яхшы сыйныф житәкчесе" районкүләм бәйгесе узды. Анда бәйгенең финал этабына үткән 7 укытучы һөнәри осталыкта көч сынашты. Иң элек бәйгенең читтән торып катнашу өлешендә үзләренең педагогик белемнәрен һәр яклап ачып салган 15 укытучыны бүләкләү тантанасы булды. Алар сәхнә...

25 октябрь көнне Апас урта мәктәбе базасында шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән "Елның иң яхшы сыйныф житәкчесе" районкүләм бәйгесе узды. Анда бәйгенең финал этабына үткән 7 укытучы һөнәри осталыкта көч сынашты.
Иң элек бәйгенең читтән торып катнашу өлешендә үзләренең педагогик белемнәрен һәр яклап ачып салган 15 укытучыны бүләкләү тантанасы булды. Алар сәхнә түренә чакырылып район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр һәм чәчәк бәйләмнәренә күмелделәр.
Көрәшнең иң жаваплы өлеше булган икенче этабында финалга чыгучы иң-иңнәр - Табар Черкененнән Алия Борһанетдинова, Урта Балтайдан Раилә Шәвәлиева, Кече Болгаердан Лилия Сибгатуллина, Апастан Зөлфия Кәлимуллина, Дәүләкидән Ризидә Шакирова, Азбабадан Зөлфирә Кәримова, Каратуннан Миләүшә Сираҗева бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган сыйныф сәгатьләре күрсәттеләр. Укытучылар тәрбия сәгатьләрендә шагыйрьнең әкиятләре, шигырьләре аша балаларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, инсафлылык һәм башка бик күп матур, чын шәхескә хас булырга тиешле сыйфатлар турында сөйләштеләр, туган телгә, туган илгә, табигатькә мәхәббәт хакында әңгәмә алып бардылар. Тәрбия чараларын алар уен, тест, кроссворд, ярыш һәм башка ысуллар кулланып үткәрергә тырыштылар. Укытучылар бәйгегә бик жаваплы карап, ныклап әзерләнгәннәр. Балаларның уйлану сәләтенә игьтибар бирүләре, яшь үзенчәлекләренә басым ясаулары, һәр укучыга якын килеп эшләргә омтылулары да ачык чагылды.
Бәйгенең өченче этабында укытучылар үз-үзләрен яклау рәвешендә презентацияләрен тәкъдим иттеләр һәм үз мавыгулары белән таныштырып киттеләр. Буш вакытларында ни белән генә шөгыльләнмиләр икән алар. Кайсы җырларга, кайсы биергә оста, араларында каләм тибрәтүче шигъри жанлылары да бар, кайберләре хәтта балык тотарга яки табигатьнең иң гүзәл мизгелләрен фотосурәтләргә төшерергә ярата икән. Аларның барысы да - укытучыларга җитмеш төрле һөнәр дә аз икән дигән фикер тудырды.
Ниһаять, бәйгенең иң хәлиткеч, иң җаваплы - җиңүчеләрне ачыклау мизгеле җитте. Күпкырлы эштән соң 3нче урынны Апастан Зөлфия Кәлимуллина. 2нче урынны Каратуннан Миләүшә Сираҗева яулап чыгулары билгеле булды. "Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе" исеменә хаклы рәвештә Урта Балтайдан Раилә Шәвәлиева лаек дип табылды. Конкурсантларның барысына да район мәгариф бүлеге исеменнән истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Әмма көрәш дәвам итә. Чөнки Раилә тиздән бәйгенең зона этабына районыбыз данын якларга барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс, классный