Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Мәктәпләрдә акция бара

- Район мәктәпләрендә ел башыннан "Игътибар - балалар!" исемле махсус акциягә старт бирелде. Район мәгариф бүлеге, ГИБДД җитәкче-белгечләре катнашында һәр мәктәптә укучылар өчен махсус сәхнәләштерелгән дәресләр, кичәләр үткәреләчәк. Бу бик мөһим - балаларны юлда имин йөрүгә өйрәтү чарасы һәм аларны олы тормыш юлына әзерләүнең хәлиткеч баскычы ул. Якын көннәрдә махсус...

- Район мәктәпләрендә ел башыннан "Игътибар - балалар!" исемле махсус акциягә старт бирелде. Район мәгариф бүлеге, ГИБДД җитәкче-белгечләре катнашында һәр мәктәптә укучылар өчен махсус сәхнәләштерелгән дәресләр, кичәләр үткәреләчәк. Бу бик мөһим - балаларны юлда имин йөрүгә өйрәтү чарасы һәм аларны олы тормыш юлына әзерләүнең хәлиткеч баскычы ул. Якын көннәрдә махсус комиссия катнашында Апас, Каратун, Кильдураз мәктәпләрендә дә шундый чаралар үткәрү планлаштырылды, - дип белдерде район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина.

27 январьда районда аның иң беренчесе Борнаш мәктәбендә үткәрелде. Бу кичәгә мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укучылары бик яхшы итеп әзерләнгәннәр. "Светофор иленә сәяхәт" исемле сәхнәләштерелгән уку-өйрәнү дәресе бик эчтәлекле иде. Район ГИБДД бүлеге хезмәткәре Рамил Гафуров балалар театрында актив катнашучы һәр укучыга бүләкләр тапшырды. Район мәгариф бүлеге мөдире А. Хәйруллина һәр укучыга махсус уткайтаргыч беләзекләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция "Внимание – дети"