Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

“Кояшкай” алар белән кояшлы

Моннан 27 ел элек беренче хезмәт юлларын "Кояшкай"да башладылар алар. Борнаш авылыннан Дания Шәмсетдинова (Минһаҗева) һәм Әҗем авылы кызы Гөлнар Ибәтуллина (Бикчәнтәева) бүген инде бу балалар бакчасының тәҗрибәле, алыштыргысыз хезмәткәрләре. Үз хезмәтләренә җаваплы караш, балаларга ихлас мәхәббәт иҗади белемгә омтылыш белән үрелеп бара аларда. Коллективта эшләүчеләрнең һәркайсы нәниләрнең йөрәгенә ачкыч...

Моннан 27 ел элек беренче хезмәт юлларын "Кояшкай"да башладылар алар. Борнаш авылыннан Дания Шәмсетдинова (Минһаҗева) һәм Әҗем авылы кызы Гөлнар Ибәтуллина (Бикчәнтәева) бүген инде бу балалар бакчасының тәҗрибәле, алыштыргысыз хезмәткәрләре. Үз хезмәтләренә җаваплы караш, балаларга ихлас мәхәббәт иҗади белемгә омтылыш белән үрелеп бара аларда. Коллективта эшләүчеләрнең һәркайсы нәниләрнең йөрәгенә ачкыч табып, табигатьтән бирелгән уңай сыйфатларын ача һәм үстерә беләләр. "Кояшкай"да тәрбияләнүче бәләкәчләр районкүләм үтә торган төрле чараларда катнашып үзләренең сәләтләрен оста итеп күрсәтәләр икән, димәк тырышлык бушка китми. Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә бу тырыш ханымнар район башлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: воспитатели