Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Кем остарак?

Әй, дулкынландылар, бик тырышып хәзерләнгән булсалар да каушаулары да сизелде курсантларның мәртәбәле жюри алдында. Берсенең дә яшьтәшләре алдында да сынатасы килмәде. Чөнки аграр көллиятләр арасында "Һөнәре буенча иң яхшы - 2012" зона бәйгесендә "Иң яхшы машина йөртүче" исемен алу җиңел түгел шул. Аграр көллиятнең булачак шоферларга юл йөрү кагыйдәләре серләрен...

Әй, дулкынландылар, бик тырышып хәзерләнгән булсалар да каушаулары да сизелде курсантларның мәртәбәле жюри алдында. Берсенең дә яшьтәшләре алдында да сынатасы килмәде. Чөнки аграр көллиятләр арасында "Һөнәре буенча иң яхшы - 2012" зона бәйгесендә "Иң яхшы машина йөртүче" исемен алу җиңел түгел шул. Аграр көллиятнең булачак шоферларга юл йөрү кагыйдәләре серләрен төшендерүче педогог-оештыручы Рөстәм Мингазиев инициативасы белән беренче тапкыр бездә оештырылды бу бәйге. Биш районнан өч дистәгә якын егет-кыз үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Язмача һәм компьютерга җавап әзерләгәннән соң, бәйгенең практик өлеше автодромда дәвам итте. Руль артына утырган һәр курсантның хәрәкәтен Буа шәһәре ОГИБДДның имтихан кабул итү төркеме өлкән дәүләт автоинспекторы, полиция майоры Илдар Гыймалетдинов, район ГИБДД начальнигы Румбик Гәрәев җентекләп күзәтеп бардылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча Марсель Шәмсиев (Апас), Ләйсән Галиева (Буа), Николай Зенин (Кайбыч) 1-3 урыннарны яуладылар һәм Мактау грамоталарына, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Аерым номинацияләрдә җиңгән курсантлар өчен дә истәлекле сынау көне булды 30 октябрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экзамен ПДД экзамен