Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Чисталык тән саулыгы да, рух байлыгы да

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән табигатьне саклауга юнәлтелгән экологик белем бирү акциясе кысаларында 27 сентябрь көнне районның һәрбер мәктәбендә "Чисталык дәресләре" үтте. Мондый акция дөньяда беренче тапкыр 1993нче елда Австралиядә үткәрелә. Бу көнне җирле халык океан ярындагы пляжларны, ял итү урыннарын чистартырга чыга. Әкеренләп ел саен башка илләр дә...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән табигатьне саклауга юнәлтелгән экологик белем бирү акциясе кысаларында 27 сентябрь көнне районның һәрбер мәктәбендә "Чисталык дәресләре" үтте. Мондый акция дөньяда беренче тапкыр 1993нче елда Австралиядә үткәрелә. Бу көнне җирле халык океан ярындагы пляжларны, ял итү урыннарын чистартырга чыга. Әкеренләп ел саен башка илләр дә бу чарага кушылып инде чисталык акциясе дөньякүләм масштаб ала.

Бу көнне районыбызга Казан Федераль Университетының фундаменталь медицина һәм биология институтыннан бер төркем белгечләр, студентлар килде. Алар арасында биология фәннәре кандидаты, ботаника кафедрасы профессоры, педагогика бүлеге җитәкчесе Мәүледова Ләйлә Усмановна, педагогика фәннәре кандидаты, биотехника кафедрасы доценты Абдрашитова Ирина Викторовна, биология фәннәре кандидаты, ботаника кафедрасы доценты Лохотская Людмила Александровна, шул ук кафедрадан биология фәннәре кандидаты Егорова Людмила Александровна, үсемлекләр физиологиясе һәм биохимиясе кафедрасының өлкән укытучысы, биология фәннәре кандидаты Хөснетдинова Ландыш Җәүдәтовна бар иде. Алар Морзалар урта мәктәбендә экологик темага дәресләр үткәрделәр. 8 сыйныфлар 3 командага бүленеп викторина сорауларына җавап бирделәр, уен рәвешендә каты калдыкларны ничек кулланып булганлыгын күрсәттеләр. 5, 7 сыйныфлардагы дәрестә кислоталы яңгырлар тәэсире турында фильм карадылар, 6, 9 сыйныф укучылары бездәге сулыклар, аларның бүгенге аяныч хәле, елга-күлләрне кичекмәстән чүп-чардан арындырырга кирәклеге турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Өлкән сыйныфлар экологиянең төп юнәлешләре, эколог эшенең нечкәлекләре, бу һөнәргә кайда өйрәнеп булуы белән таныштылар. Чисталык дәресләре эшлекле, файдалы һәм кызыклы үтте. Килгән кунакларга да укучыларның кызыксынучан, тәртипле булулары ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урок чистоты