Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

5 мең апаслы гриппка каршы вакцина алган

- Быел гриппның нинди төре көтелә, аңа каршы районда вакцинацияләү дәвам итәме? Сорауга район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Алмаз Юнысов җавап бирә: - Әлегә районда грипп күпләп күренгәне юк, аның гадәти төрләре генә булачак дип фаразлыйбыз. Тик шулай да алдан вакцинация ясату зыянлы түгел. Былтыр 5000 апаслы шундый процедура...

- Быел гриппның нинди төре көтелә, аңа каршы районда вакцинацияләү дәвам итәме?

Сорауга район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Алмаз Юнысов җавап бирә:

- Әлегә районда грипп күпләп күренгәне юк, аның гадәти төрләре генә булачак дип фаразлыйбыз. Тик шулай да алдан вакцинация ясату зыянлы түгел. Былтыр 5000 апаслы шундый процедура аша үтте. Быел федераль программа буенча Россиядә эшләнгән гриппка каршы 4010 данә вакцина кайтардык. Районның сәламәтлек саклау, мәгариф тармагында эшләүчеләргә, мәктәп укучылары һәм сулыш-тын юллары белән хроник авыручыларга шушы вакцина салынды. Житкерелгән йөкләмә буенча районда тагын 1700 апаслы вакцинацияләнергә тиеш, әмма ул үзәкләштерелгән тәртиптә финансланмаячак. Вакцинацияләү торак-коммуналь хуҗалык, энергетиклар, автотранспорт һәм башка тармак хезмәткәрләре өчен каралган һәм аны оешма-предпрятиеләр үзләре сатып алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев