Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Авырып түгел, хәл белергә килегез

Сабантуй алдыннан сатмышлылар зур бүләккә ия булдылар. 17 майда гына төзелә башлаган барлык уңайлыклары булган модульле фельдшер-акушерлык пункты инде файдалануга да тапшырылды. Халык сәламәтлеге сагында торучы бу бинаны ачу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, баш табиб Линар Әхмәтянов һәм хакимият вәкилләре, төрле тармак белгечләре катнашты. - Авылда яшәү шартлары көннән-көн...

Сабантуй алдыннан сатмышлылар зур бүләккә ия булдылар. 17 майда гына төзелә башлаган барлык уңайлыклары булган модульле фельдшер-акушерлык пункты инде файдалануга да тапшырылды.
Халык сәламәтлеге сагында торучы бу бинаны ачу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, баш табиб Линар Әхмәтянов һәм хакимият вәкилләре, төрле тармак белгечләре катнашты.
- Авылда яшәү шартлары көннән-көн яхшыра, мөмкинлекләр арта. Менә бу фельдшер-акушерлык пункты да озын гомерле булсын, анда авырып түгел, шәфкать туташының хәлен белергә генә килегез", - диде район башлыгы һәм барлык сатмышлыларны Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итте. Баш табиб медицина өлкәсенә күрсәтелгән зур игътибары һәм кайгыртуы өчен район башлыгына, тиз арада, сыйфатлы итеп төзелеш эшләрен башкарган төзүчеләргә рәхмәтен ирештерде.
Фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасына авыл халкы да бик теләп һәм сөенеп килде. Озак еллар фельдшер булып эшләгән Мөршидә Вәлиева һәм акушер булып эшләгән Глинка Шәрәфиева биредәге уңайлылыкларны үзләре эшләгән чор белән чагыштырып та булмавын әйттеләр, шәфкать туташы Алинә Баһавиевага хезмәтендә уңышлар теләделәр.
- Алинәбез бик җитез, өлгер, елмаеп каршы ала, ягымлы сүзе белән дә дәвалый. Хәзер уңайлыклар тагын да артты, без - өлкәннәр өчен бу икеләтә шатлык, - диде ветеран-җитәкче Рим абый Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сатмыш яћа фап