Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Сөйләр сүзләре дә, алдынгылары да күп

16 февральдә район Советының утырышлар залында медицина хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Үзәк хастаханәнең баш табибы Ф. Ф. Хәйдәров үз чыгышында һәр тармак эшенә анализ ясады. Иң сөенечлесе шул - безнең үзәк хастаханә барлык уңай күрсәткечләре белән республика буенча икенче урынга чыккан. Бу бигрәк тә хезмәткә яраклы кешеләрнең үлеме...

16 февральдә район Советының утырышлар залында медицина хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Үзәк хастаханәнең баш табибы Ф. Ф. Хәйдәров үз чыгышында һәр тармак эшенә анализ ясады. Иң сөенечлесе шул - безнең үзәк хастаханә барлык уңай күрсәткечләре белән республика буенча икенче урынга чыккан. Бу бигрәк тә хезмәткә яраклы кешеләрнең үлеме кимү, яңа туган балалар арасында үлем-җитем булмау, халыкка үзвакытында прививка ясау һәм флюорография тикшерүләре үткәрү, йогышлы авырулар саны кимү һәм башкалар буенча. Баш табиб урынбасары Р. Х. Гатин, балалар табибы Д. Х. Хисамова, теш табибы, профсоюз рәисе Э. И. Галимова, Олы Болгаер фельдшер-акушерлык пункты мөдире Җ. Х. Хөснуллина чыгыш ясап яңалыклары белән таныштырдылар, үзләрен борчыган проблемаларны күтәрделәр. Киңәшмәдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлеге начальнигы А. Ф. Хатыйпова һәм район башлыгы урынбасары Г. Т. Мәүлетова катнашты һәм чыгыш ясадылар. Соңыннан бер төркем юбилярларга, алдынгыларга министрлыкның, район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медики итоги года