Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Уйнады билләрдә сөлгеләр!

"Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә кызыклы кичәләр, файдалы очрашулар һәрдаим булып тора. Гомумән, монда ял итүче балалар вакытларын бик күңелле үткәрәләр. 6 июль көнне биредә спорт бәйрәме атмосферасы хакимлек итте. Районда "Тәртип бозуларны кисәтү комплекслы программасы" кысаларында лагерьда ял итүче яшүсмерләр арасында милли көрәш ярышы булып узды. Әлеге бәйге 2011 елда район...

"Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә кызыклы кичәләр, файдалы очрашулар һәрдаим булып тора. Гомумән, монда ял итүче балалар вакытларын бик күңелле үткәрәләр.

6 июль көнне биредә спорт бәйрәме атмосферасы хакимлек итте. Районда "Тәртип бозуларны кисәтү комплекслы программасы" кысаларында лагерьда ял итүче яшүсмерләр арасында милли көрәш ярышы булып узды. Әлеге бәйге 2011 елда район Сабан туеның төп бүләге-автомобиль хуҗасы Апас егете Илнар Кәримов инициативасы белән уздырылды. Татар милли көрәше белән кечкенәдән дус егет абыйсы Кәримов Илдус ярдәме белән яшьтәшләренә онытылмас күңелле мизгелләр бүләк итте. Егетләр көрәшнең тәмен, бил алышуның ләззәтен татыды ла соң бу көнне! Илнар исә аларның һәммәсе белән якыннан аралашып, абыйларча терәк булып, дусларча киңәшләрен биреп торды, җиңүгә рухландырды. Озак вакыт бил алышканнан соң, җиңүчеләр дә билгеле булды. 40кг авырлык үлчәмендә I урынны - Садриев Айдар (Каратун), 50 кг авырлыкта Фатыйхов Рамил (аграр көллият), 60кг авырлыкта Салаватуллин Булат (Апас) яуладылар. 65 кг авырлыкта Вәлиуллин Ленар (аграр көллият), 65 һәм аннан да югарырак авырлыкта Багитов Илмирга (Ындырчы) тиңнәр булмады. Калган призлы урын ияләре һәм катнашучылар да бүләксез калмадылар. Алар һәрберсенә абыйлы-энеле Кәримовлар тарафыннан бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спортивный праздник