Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Барысы да безнең өчен

Бу көннәрдә районның бер төркем сырхаулылары күңел күтәренкелеге кичерә. Сулыш юлы авырулары белән интегүчеләр алар. Чөнки алар Дәвештәге "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә дәвалау курслары үттеләр. Биредә күптән түгел генә ачылган тоз шахтасын алыйк. Тын юлларын дәвалауда ул төп процедурадан санала. Дәвалау курслары санаторий балалардан бушап калган арада үткәрелә. Бүгенге көнгә авыручылар...

Бу көннәрдә районның бер төркем сырхаулылары күңел күтәренкелеге кичерә. Сулыш юлы авырулары белән интегүчеләр алар. Чөнки алар Дәвештәге "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә дәвалау курслары үттеләр. Биредә күптән түгел генә ачылган тоз шахтасын алыйк. Тын юлларын дәвалауда ул төп процедурадан санала. Дәвалау курслары санаторий балалардан бушап калган арада үткәрелә. Бүгенге көнгә авыручылар белән 7 шәр көнлек ике сеанс үткәрелде инде. Дәваланучылар өчен биредә ароматерапия, ингаляция, массаж да бар. Кирәк кешеләргә теш табибы да хезмәт күрсәтә. Шунысы сөенечле, дәваланудан барысы да канәгать. Дәваланучыларга барлык уңай шартлар тудырылу да игътибарга лаек. Автобуслар аларны алып килә, илтеп куя. Тәмле сый-нигъмәтләр белән сыйлау да күңелгә хуш килә. Гомумән, биредә Х. Х. Булатов җитәкчелегендә дус-тату, уңган-булган, тырыш коллектив эшли. Дәвалануның икенче сеанс башы мәүлед аеның соңгы көненә туры килде. Х. Х. Булатов инициативасы белән биредә 50 кеше катнашында мәүлед бәйрәме үткәрелде. Мондый хөрмәт нур өстенә нур өстәгәндәй, дәваланучыларда чиксез ихтирам һәм дулкынлану хисләре уятты.

Әйтергә кирәк, өлкән кешеләргә, авыручыларга карата мондый караш район өчен яңалык. Шуның өчен барысы да район җитәкчелегенә рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Свияга" солевая шахта лечение