Акчамы, әллә соцпакетмы?
Бу көннәрдә федераль ташламаларга хокуклы булган гражданнар соцпакетмы, әллә акчаны сайларгамы дип "баш ваталар". Вакыт аз калды, 1 октябрьгә кадәр бу мәсьәлә хәл ителергә тиеш. Пенсионерлар үзләре моңа ничек карыйлар икән? Бу турыда аларның үзләреннән сорашырга булдык. Рузалия Билалова. Апас. - Үз хәлемне үзем беләм. Шуңа күрә ел саен социаль...
Бу көннәрдә федераль ташламаларга хокуклы булган гражданнар соцпакетмы, әллә акчаны сайларгамы дип "баш ваталар". Вакыт аз калды, 1 октябрьгә кадәр бу мәсьәлә хәл ителергә тиеш. Пенсионерлар үзләре моңа ничек карыйлар икән? Бу турыда аларның үзләреннән сорашырга булдык.
Рузалия Билалова. Апас. - Үз хәлемне үзем беләм. Шуңа күрә ел саен социаль хезмәт җыелмасыннан файдаланам. Күбрәк кан басымыннан дарулар алам. Аяк буыннары сызлаганда мазьлар кирәк була. Катлаулы операцияләр кичергән идем. Кыйммәтле дарулар кирәк булса, кая барып бәрелермен дип куркам. Болай күңелем тыныч.
Сария Гыймадиева. Иске Йомралы. - Мин 3 группа инвалид. Озак еллар бронхиаль астма һәм шикәр авырулары белән интегәм. Миңа билгеләнә торган дарулар бик кыйммәт, кайберләре 2 мең сумнан да артып китә. Шуңа күрә дә социаль хезмәт җыелмасыннан файдаланам. Кирәкле даруларның барысы да вакытында кайтып тора, мин бик канәгать.
Наилә Шиһабиева. Апас. - Әтием 1 группа инвалид. Инсулиннан башка тора алмый. Кирәк-ярак дарулар һәрвакыт җитәрлек кайтып тора. Кайвакыт, мәшәкатьләр белән онытылып киткән очракларда шәфкать туташлары үзләре дә китереп бирәләр. Мин бик рәхмәтле.
Гөлшат Сәлахова. Дүртиле. - Иптәшем Фәрит инсульттан соң озак еллар урын өстендә ята. Аңа 77 яшь. Социаль хезмәт җыелмасы белән бирелә торган бушлай даруларга без бик мохтаҗ. Ай саен табиблар рецепты белән кирәкле даруларны алып торабыз. Беткәнен көтеп тормыйча заказны алдан бирәбез. Әле менә октябрь аена коляскага да заказ бирдек. Анысы 4 елга бер тиешле. Шуны көтәбез.
Наиль Сөләйманов. Апас. - Яз-көз айларында авырулар кискенләшкәч хастаханәдә дәваланырга туры килә. Бушлай дарулардан баш тарту турында уйламыйм да. Табиблар һәрвакыт хәлгә керәләр. Үземә кирәкле барлык төр дарулар да булып тора.
Район үзәк хасатаханәсенең баш табибы Фатыйх Хәйдәров: - Федераль ташламага ия булучы гражданнарның социаль хезмәт җыелмасына яки акчалата ярдәмгә хокуклары бар.
Фикерен үзгәртмәгән кешеләргә Пенсия фондына барып йөрергә кирәкми. Әгәр дә инде, кире уйлаган булса, 1 октябрьгә кадәр кабат гариза язырга кирәк булачак. Социаль хезмәт җыелмасы 795 сум 88 тиенне тәшкил итә. Дарулар буенча - 613 сум; санатор-курорт юлламасы - 94 сум, 83 тиен; транспорт буенча - 88 сум 5 тиен. Шулай да, билгеләнгән дарулар социаль хезмәт җыелмасы өчен бирелә торган акча бәясеннән кыйммәтрәк булырга мөмкинлеген истән чыгарырга ярамый. Акча файдасына хәл иткән кешеләргә дарулар бушлай бирелмәчәк. Кайбер кешеләр "Хәлем әйбәтләнә башлады, авыруым да борчымый" дип, дәүләт ярдәмен акчалата алуны өстенрәк күрәләр. Авыру кискенләшә башлагач, әлбәттә, соң була. Акча җитми башлый. Кыйммәтле дарулар кирәк була. Гаилә бюджетына да "зыян килә".
Һәр кеше үзе өчен дөрес юлны сайласын иде. Төрле сәбәпләр белән акча файдасына хәл иткән кешеләр күп очракта "оттыралар". Кире уйларга да соң була. Ел дәвамында социаль хезмәт җыелмасыннан файдаланып булмаячак. Шуңа күрә алдан акчалата алучы гражданнар фикерләрен үзгәртеп, сәламәтлегем мөһимрәк дип уйлыйлар икән, 1 октябрьгә кадәр пенсия фондына килсеннәр. Бушлай дару алучыларга яңадан гариза язып торырга кирәкми.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 18:55Россиядә ипотека кредитлары буенча арттырып түләү күләмен чикләделәр 3 июльдән башлап Россиядәге барлык банклар да ипотека биргәндә кредитның тулы бәясен исәпкә алырга тиеш.6900
-
4 июль 2022 - 17:55Татарстанда «Ел укучысы» исеме билгеле Татарстан Республикасының ел укучысы» мактаулы исеме Казанның Вахитов районы 131 нче номерлы лицееның унынчы сыйныф укучысы Никита Перовка бирелде.5900
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.25700
-
4 июль 2022 - 16:55Юрист фатирга яңа тәрәзә куйган өчен штраф салу очраклары турында аңлатты Күп фатирлы йортта яшәүче кешеләргә фатирга яңа тәрәзә куйган өчен 100 мең сум чамасы штраф салулары ихтимал.1400
-
4 июль 2022 - 15:55Пенсионерларга нинди яңа ташлама кертелә беләсезме ? Дәүләт Думасында мираска калган торакны теркәү өчен пенсионерлардан пошлина түләттермәүне тәкъдим иткәннәр. Депутат Евгений Федоров Россия хезмәт министры Антон Котяковка шундый башлангыч белән мөрәҗәгать иткән.1400
-
4 июль 2022 - 14:55Татарстанда өлкән яшьтәге ханым, оныгын коткарам дип… Полициягә Түбән Камада яшәүче 71 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул мошенниклар корбаны булган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.1400
-
4 июль 2022 - 14:19Апаста вәгазь кичәсендә Зөлхиҗҗә ае, Корбан гаете һәм Хаҗ турында сөйләштеләр “Миргасыйм “ мәчетендә чираттагы вәгазь кичәсе узды.9000
-
4 июль 2022 - 14:00“Салават күпере”ндә ял итүче балалар иминлек кагыйдәләре белән таныша Зур Күккүз мәктәбе каршында оешкан “Салават күпере” лагеренда 20 укучы җәйге ялын күңелле дә, файдалы да уздырды.4800
-
4 июль 2022 - 13:44Германиядә хезмәт иткән егетләр Бөек Ватан сугышы булган җирләрдән туфраклар алып кайта Советлар чорында Германиядә - ГДР- чикләнгән Совет гаскәрләре контингент-төркемендә хезмәт итүчеләрнең иҗтимагый оешмасы районда 2014 елда оешкан.9500
-
4 июль 2022 - 13:23Апаста кабат салмыш шофер очраган Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр һаман да законнарның катгыйлыгын, штрафларның зурлыгын аңлап бетерми.14900
-
24 июнь 2022 - 14:55Новости "Апас хәбәрләре " 27.06.2022
-
24 июнь 2022 - 14:55Новости "Апас хәбәрләре " 27.06.2022
-
27 июнь 2022 - 17:36Апаста чыгарылыш кичәсе уздыЗур сынаулар узган чыгарылыш класс укучыларының туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашыр көннәре җитте.79800
-
24 июнь 2022 - 08:2925 июнь барыгызны да Яшьләр көннә чакырабызБу көнне төрле күңел ачу чаралары каралган.19400
-
22 июнь 2022 - 23:00Апаста Хәтер һәм кайгы көне узды22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Әлеге уңайдан район үзәгендә һәм җирлекләрдә төрле чаралар узды.95502
-
21 июнь 2022 - 09:2625 июньдә Апасның үзәк ял паркында Яшьләр көне билгеләп үтелә Бу көнне төрле спорт һәм күңел ачу чаралары каралган.24300
-
25 май 2022 - 14:10Апаста балалар Сабан туе уза 1 июнь – Халыкара балалар көне районда быел да зурлап билгеләп үтелә.43000
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.135000
-
3 июль 2022 - 12:17Апас батыр райондашы белән хушлашты Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә Олы Бакырчы авылыннан Илнар Дамир улы Шәфигуллин һәлак булды. Аны Олы Бакырчы авылында соңгы юлга озаттылар.134800
-
30 июнь 2022 - 08:28Апасның кыю улларын кабат солдатка озаттык Районыбызның 8 егете хәрби бурычын үтәргә юл алды.44300
-
1 июль 2022 - 08:15Балалар табибәсе Наилә Зиатдинова - “Фидакарь хезмәте өчен” медале иясе Апас үзәк хастаханәсенең балалар табибәсе Наилә Зиатдинова Татарстан Республикасы дәүләт бүләгенә лаек булды. Аңа “Фидакарь хезмәте өчен” медале бирелде.32700
-
30 июнь 2022 - 09:34Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә Татарстан синоптиклары янә яшен һәм көчле җил турында кисәтә31400
-
1 июль 2022 - 15:04Районда юллардагы хәвефсезлек һәм иминлекне тәэмин итү хакында сөйләштеләр Район хакимиятенең утырышлар залында, юл куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.25900
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.25700
-
30 июнь 2022 - 14:26Апас аграр көллиятендә чыгарылыш кичәсе узды Барлыгы 48 студентка дипломнар тапшырылды.25100
-
1 июль 2022 - 08:12Гүзәл Гыйлаҗева – елның иң яхшы медицина хезмәткәре "Ак чәчәкләр - Ел табибы-2022" бәйгесенең "Елның медицина хезмәткәре” номинациясендә Акхуҗа фельдшер-акушерлык пункты мөдире, район үзәк хастаханәсе фельдшеры Гүзәл Гыйлаҗева җиңү яулады. Ул икенче урынга лаек булды.25100
-
30 июнь 2022 - 14:42Апас аграр көллияте чыгарылыш студентлары район башлыгы һәм эш бирүчеләр белән очрашты Яшь белгечләргә районда хезмәт урыннары тәкъдим ителде.24400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика