Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Олы йөрәкле табиб

Закиров Рөстәм Абдулла улын районыбызда белмәгән кеше сирәктер. 40 елга якын гомерен медицина өлкәсенә багышлаган тәҗрибәле, олы җанлы табибның бүгенге көндә хезмәте белән дә, гаиләсе белән дә горурланырга хакы бар. Район үзәк хастаханәсенә фтизиатр булып кайтканнан бирле, хәзергәчә терапевт, кожвенеролог, участок табибы буларак райондашларының сәламәтлеген кайгыртып яши ул. Һәр авыруга...

Закиров Рөстәм Абдулла улын районыбызда белмәгән кеше сирәктер. 40 елга якын гомерен медицина өлкәсенә багышлаган тәҗрибәле, олы җанлы табибның бүгенге көндә хезмәте белән дә, гаиләсе белән дә горурланырга хакы бар.

Район үзәк хастаханәсенә фтизиатр булып кайтканнан бирле, хәзергәчә терапевт, кожвенеролог, участок табибы буларак райондашларының сәламәтлеген кайгыртып яши ул. Һәр авыруга күңел ачкычы таба, һәркемгә юатырлык сүзләрен әйтә белә. Шуңа күрә дә ачык күңелле, гади, олы йөрәкле табибның хезмәттәшләре алдында да, авырулар алдында да абруе зур.

Шушы көннәрдә Рөстәм Абдулла улы олы бәйрәмен - 65 яшь тулган көнен каршылады. Бүген ул якыннарыннан, хезмәттәшләреннән, дусларыннан җылы сүзләрне аеруча күп ишетә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: доктор