Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

КУШЫЛ ӘЙДӘ, БЕЗГӘ ИЯР!

Район мәктәпләренең тугызынчы "Сәламәтлек театрлары" конкурс­ларында иң яхшы сценарий язу һәм аны сәх­нәләштерүгә ирешкән 9 мәктәп клллективының финал бәйгесе район Мәдәният йорты сәхнә­сендә узды. Аның төп темасы Олимпия уеннары һәм Казан Универсиадасы белән бәйле иде. Ә девизы итеп "Без­дән сезгә Олимпия сәламе" шигаре сайланды. Мини-спектакльне инновацияле алымнар белән баету, "артист"ларның...

Район мәктәпләренең тугызынчы "Сәламәтлек театрлары" конкурс­ларында иң яхшы сценарий язу һәм аны сәх­нәләштерүгә ирешкән 9 мәктәп клллективының финал бәйгесе район Мәдәният йорты сәхнә­сендә узды.

Аның төп темасы Олимпия уеннары һәм Казан Универсиадасы белән бәйле иде. Ә девизы итеп "Без­дән сезгә Олимпия сәламе" шигаре сайланды. Мини-спектакльне инновацияле алымнар белән баету, "артист"ларның чит телләр белүе, сәхнә бизәлеше, киемнәр - боларның барысы да жюри тарафыннан төгәл һәм гадел бәяләнде. Финал бәйгесенә кадәр район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре районның 22 мәктә­бендә дә булып, сайлап алу турын урыннарда үткәрделәр.

Конкурс барышында балаларның сәхнәдә төрле гимнастик күнегүләрне зур осталык белән башкаруларына тамашачы да. жюри әгъзалары да рәхәт­ләнеп кул чапты. Күренеп тора, мәктәпләрнең физкультура укытучылары да балаларны бу конкурска әзерләгәндә үзләреннән зур өлеш керткән.

Кече яшьтәгеләр төркемендә Каратун мәктәбенең "Сәламәтлек театры" беренче, Апас һәм Биеш мәктәпләре коллективы икенче урыннар яулады. "Сәхнә осталыгы" номинациясендә Ындырчы мәк­тәбе аерым билгеләп үтел­де. Урта яшьтәгеләр төр­кемендә Кильдураз мәк­тәбе театры (рәсемдә) беренче, Балтай белән Болгаер мәктәпләре икенче һәм Черкен белән Кызылтау мәктәпләре өченче урында. Бу төркемдә "Ори­гиналь идея" номинациясендә Бакырчы мәктәбе, "Сәхнә культурасы" номинациясендә Дәүләки, "Баш­кару осталыгы" номинациясендә Морзалар мәктәбе коллективлвры махсус Диплом белән бүләкләнделәр. Өлкән яшьтәге укучылар арасында исә беренче урын бик хаклы рәвештә Борнаш мәктәбе "Сәламәтлек театры"на бирелде.

Республика мәгариф һәи фән министрлыгы шартлары буенча, үз төркемендә беренче урыннар яулаган Каратун, Кильдураз һәм Борнаш мәктәп­ләре чыгышларының видеоязмалары, сценарийлар зональ конкурска юллама алды. Кем белгән, анда да безгә тиңнәр табылмас дип өметләник һәм үзебезнең яшь ар­тистларыбызга зуррак җиңүләр телик!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр театр здоровья