Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Бәбиләрнең “кендек әбисе”

Зыятдинова Наилә Фәрит кызын райондагы әниләр дә, бәбиләр дә яхшы белә, таныйлар. Казан Дәүләт медицина институтын яхшы билгеләренә генә тәмамлап ике белгечлек алган кыз Казан шәһәренең 4 нче номерлы бала тудыру йортында тәҗрибәле белгечләр янында эшли. Биредә калу мөмкинлеге булса да күңеле туган төбәгенә - Апаска тарта аның. Һәм менә...

Зыятдинова Наилә Фәрит кызын райондагы әниләр дә, бәбиләр дә яхшы белә, таныйлар. Казан Дәүләт медицина институтын яхшы билгеләренә генә тәмамлап ике белгечлек алган кыз Казан шәһәренең 4 нче номерлы бала тудыру йортында тәҗрибәле белгечләр янында эшли. Биредә калу мөмкинлеге булса да күңеле туган төбәгенә - Апаска тарта аның. Һәм менә 1991нче елдан бирле неонатолог, балалар табибы Наилә Фәрит кызы нәни райондашларының сәламәтлеген кайгырта."Быел ел башыннан 42 бәләкәч дөньяга аваз салды, ел әйләнәсенә 200 гә якын сабый туа. Сау-сәламәт баланы әнисе кулына бирү безнең өчен иң зур бәхет", - ди югары категорияле балалар табибәсе. Хезмәттәшләре алдында да абруе зур аның. Тәвәккәл, ярдәмчел, ачык йөзле бу ханымның хезмәте дә лаеклы бәяләнә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы шуның ачык мисалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дети здоровье детский доктор