Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Сүзләреннән җан эри

"Кулларыннан шифа тама, сүзләреннән җан эри», - диләр табибә Гайнуллина Гөлсинә Хәлим кызы турында.

Гөлсинә Хәлим кызы тумышы белән Мурманск якларыннан. Казанда медицина институтында табиб һөнәрлеген алган яшь белгеч башта Ульян өлкәсендә эшләп, башлангыч тәҗрибәне шунда ала. Аннан язмыш җилләре аны районыбызга китерә. Менә инде 26 ел дәвамында табиб-фтизиатр булып, райондашларыбызның сәламәтлеге сагында тора ул. Соңгы елларда гомуми практика табибы буларак та, күп кенә авыруларның иң якын кешесенә, дәва өләшүче үз фәрештәсенә әйләнгән. Районда яшәүче 2000 кешенең сәламәтлеге өчен җаваплы ул. Тыныч холыклы, йомшак күңелле, ачык йөзле табибә һәрбер авыруга игътибарлы, һәркемгә һәрчак ярдәм кулы сузарга, киңәшен бирергә әзер.

Гөлсинә Хәлимовна гаиләсендә улы Булат, кызы Раилә өчен назлы әни, тормыш иптәше Рамил өчен сөекле хатын булып яши.

1 июльдә олы җанлы табибә 50 яшьлек күркәм юбилеен каршылый. Хөрмәтле Гөлсинә Хәлимовна! Күңелегез үзегез сихәтләгән авыруларның рәхмәтен ишетеп һәрчак куансын, мәрхәмәт тулы йөрәгегезне һәрчак җылытып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев