Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Беләсез күк сихәт догасын

"Кешеләр безнең янга авырулары белән генә түгел, язмышлары белән дә уртаклашырга килә. Аларның хәлләренә керү, серләрен саклау, тән дәвасы белән беррәттән рухи яктан да көч бирү, дәвалау безнең бурыч", - ди бу көннәрдә 65 яшьлек олы юбилеен каршылаган Татарстан Республикасының Атказанган табибәсе, югары категроияле табиб-терапевт Лениза Сәмитова. Табиб һөнәре зур...

"Кешеләр безнең янга авырулары белән генә түгел, язмышлары белән дә уртаклашырга килә. Аларның хәлләренә керү, серләрен саклау, тән дәвасы белән беррәттән рухи яктан да көч бирү, дәвалау безнең бурыч", - ди бу көннәрдә 65 яшьлек олы юбилеен каршылаган Татарстан Республикасының Атказанган табибәсе, югары категроияле табиб-терапевт Лениза Сәмитова.

Табиб һөнәре зур батырлык, үз-үзеңне аямауны таләп итә. Лениза Шәһердтин кызы да үз-үзен аямыйча 49 ел гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган. Буа медицина училищесын тәмалап, хезмәт юлын Балтай шифаханәсендә фельдшер буларак башлый ул. Соңрак Казан медицина институтын тәмамлый һәм 1977 елда район үзәк хастаханәсенә эшкә килә. Шул дәвердән бирле табибә район халкына хезмәт итә, аларның ихтирамына, хөрмәтенә, рәхмәтләренә күмелеп яши. 11 ел дәвамында хастаханәнең терапия бүлеген җитәкләсә, хәзер ул гомумпрактика табибы. Лениза Сәмитова яныннан үз хәле хәл булган кеше дә елмаерга көч табып чыга. Чөнки ул тирән белеме, еллар дәвамында туплаган тәҗрибәсенә өстәп мөлаем йөзе, тәмле теле, олысына-кечесенә карата ягымлы мөнәсәбәте белән дә дәвалый, яшәү көче өсти.

Лениза Шәһертдин кызы гаиләсе белән дә горурланып яши. Тормыш иптәше Мәхмүт абый белән 37 ел тигез, матур гомер итеп, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүген балаларының, киленнәренең, оныкларының уңышлары белән горурланып яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: врач поликлиника