Нинди юлдан китәргә, нинди һөнәр сайларга?!
Һәрбер чыгарылыш класс укучысы Бердәм Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, теләгән белгечлеге буенча укуын дәвам итү максаты белән яна. Тик аларның алларына һөнәр сайлаганда ничек ялгышмаска, нинди юлдан китәргә, кайсы уку йортына бару уңышлырак, имтиханнарга ничек хәзерләнү отышлырак дигән сораулар килеп баса. Яшьләргә ярдәм итү, дөрес юл күрсәтү максатыннан районда күп...
Һәрбер чыгарылыш класс укучысы Бердәм Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, теләгән белгечлеге буенча укуын дәвам итү максаты белән яна. Тик аларның алларына һөнәр сайлаганда ничек ялгышмаска, нинди юлдан китәргә, кайсы уку йортына бару уңышлырак, имтиханнарга ничек хәзерләнү отышлырак дигән сораулар килеп баса. Яшьләргә ярдәм итү, дөрес юл күрсәтү максатыннан районда күп кенә чаралар оештырыла. Мисал өчен, район мәгариф бүлеге белән төзегән килешү нигезендә, Казан Дәүләт Федераль университеты, белем алуның сыйфатын яхшырту үзәге укытучылары, белгечләре Апаска килеп даими рәвештә Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерлиләр. Математика, рус теле, физика, җәмгыять белеме буенча консультацияләр, дәресләр, семинарлар үтте инде. Аларда катнашкан укучылар, укытучылар, директор урынбасарлары агымдагы елда бердәм Дәүләт имтиханын тапшыру тәртипләре, яңалыклар белән таныштылар, белем алдылар. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина белдерүенчә, бу укулар барысы да түләүсез һәм киләчәктә башка фәннәрдән дә дәвам итәчәк. Мәҗбүри саналган һәм укучылар үз теләкләре белән сайлаган фәннәр буенча якшәмбе көннәрендә шөгыльләнә алалар.
Бу укулар белән беррәттән югары сыйныф укучылары өчен "Ачык ишекләр" көннәре дә уза. Әле күптән түгел генә Апас аграр көллиятендә язмышын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләргә теләүчеләр өчен очрашу булган иде. 2 февраль көнне егетләр, кызлар "Ак халатлы фәрештәләр" фестивале кысаларында район үзәк хастаханәсендә табиблар белән очраштылар, эш алымнары, һөнәр үзенчәлекләре белән таныштылар. Талия Сафиуллина җитәкчелегендә хастаханәнең барлык бүлекләрендә булып, табиблар белән җанлы әңгәмә тыңлаганнан соң, чыгарылыш класс укучылары һәм аларның әти-әниләре актлар залына җыелды. Кеше сәламәтлеген кайгыртуны киләчәктә максат итеп алган егет-кызлар баш табиб Фатыйх Хәйдәровның, УЗИ буенча табиб Ирек Бикчуринның, яңа гына медицина университетын тәмамлаган Алия Гашыйгуллинаның чыгышларын тыңладылар. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин катнашты һәм укучыларның, әти-әниләрнең сорауларына җаваплар бирде.
Рәсемдә: укучыларның хирургия бүлеге мөдире Рөстәм Гайнуллин белән очрашу вакыты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 22:55Апаста ак халатлы игелек ияләре хөрмәтләнде Апаста медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар.3400
-
30 июнь 2022 - 17:55Ничә сум акчасы булган кеше корбан чалырга тиеш? Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2022 нче елның 9 июленә туры килә.8100
-
30 июнь 2022 - 14:55Нинди үзгәрешләр безне көтә июль аенда? Хәрби хезмәткәрләрнең балаларына пособиеләр күләме арта, пенсия тупланмаларын ышанычлы саклау ысулы пәйда була, бурычлылар үз керемнәреннән тотып калуны тыю турында гариза яза ала.1400
-
30 июнь 2022 - 14:42Апас аграр көллияте чыгарылыш студентлары район башлыгы һәм эш бирүчеләр белән очрашты Яшь белгечләргә районда хезмәт урыннары тәкъдим ителде.15200
-
30 июнь 2022 - 14:26Апас аграр көллиятендә чыгарылыш кичәсе узды Барлыгы 48 студентка дипломнар тапшырылды.16100
-
30 июнь 2022 - 13:55Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды РФ Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды.7300
-
30 июнь 2022 - 10:29Шамил Садыйков: "Без бастырган утыз мең данә китапларның 80 проценты инде сатылып беткән!" “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте бинасында “Кыргый атауга сәяхәт” китабын тәкъдим итү чарасы үтте. Әлеге китапның авторы танылган язучы, тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиев. Ул “Казан утлары” журналы редакциясе һәм “Татмедиа” җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарган.3300
-
30 июнь 2022 - 09:34Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә Татарстан синоптиклары янә яшен һәм көчле җил турында кисәтә13900
-
30 июнь 2022 - 08:55Дача амнистиясен озайту турында закон 1 июльдән үз көченә керә Россия Президенты Владимир Путин дача амнистиясен озайту турындагы законның үз көченә керү вакытын агымдагы елның 1 сентябреннән 1 июльгә күчерә торган закон имзалады.1900
-
24 июнь 2022 - 14:55Новости "Апас хәбәрләре " 27.06.2022
-
24 июнь 2022 - 14:55Новости "Апас хәбәрләре " 27.06.2022
-
27 июнь 2022 - 17:36Апаста чыгарылыш кичәсе уздыЗур сынаулар узган чыгарылыш класс укучыларының туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашыр көннәре җитте.63100
-
24 июнь 2022 - 08:2925 июнь барыгызны да Яшьләр көннә чакырабызБу көнне төрле күңел ачу чаралары каралган.17900
-
22 июнь 2022 - 23:00Апаста Хәтер һәм кайгы көне узды22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Әлеге уңайдан район үзәгендә һәм җирлекләрдә төрле чаралар узды.93302
-
21 июнь 2022 - 09:2625 июньдә Апасның үзәк ял паркында Яшьләр көне билгеләп үтелә Бу көнне төрле спорт һәм күңел ачу чаралары каралган.23700
-
25 май 2022 - 14:10Апаста балалар Сабан туе уза 1 июнь – Халыкара балалар көне районда быел да зурлап билгеләп үтелә.42300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.142300
-
27 июнь 2022 - 17:44Апас мәктәбе укучысы Ильмира Сәлимуллина - 100 балл иясе Апас мәктәбе укучысы Ильмира Сәлимуллина Бердәм Дәүләт имтиханнарын аеруча да уңышлы тапшырды.67000
-
27 июнь 2022 - 17:36Апаста чыгарылыш кичәсе узды Зур сынаулар узган чыгарылыш класс укучыларының туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашыр көннәре җитте.63100
-
27 июнь 2022 - 17:29Апаста район башлыгы чыгарылыш укучылары белән очрашты Чыгарылыш класс укучылары “Яшьлек” яшьләр үзәгенә җыелды. Биредә уку алдынгылары, төрле бәйге, ярыш җиңүчеләре район башлыгы Айрат Җиһаншин белән очрашты.30600
-
28 июнь 2022 - 10:55Шатлыктан елау... Таң беленер-беленмәс шомланып уянды Әминә. Озак вакыт уйларыннан арына алмыйча ятты. Соңгы вакытта өне белән төше буталуын картлыгына сылтады. Ләкин бер үк төшнең кабат-кабат керүен генә аңлый алмады. Һаман шул ук төш тынгылык бирми аңа.25700
-
29 июнь 2022 - 10:28Кызыл Тау солдат улын каршы алды Туган ягыбыз хәрби бурычын үтәгән батыр улларын каршы ала.24600
-
27 июнь 2022 - 02:5527 июньгә һава торышы һәм ай календаре 27 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була.24400
-
30 июнь 2022 - 08:28Апасның кыю улларын кабат солдатка озаттык Районыбызның 8 егете хәрби бурычын үтәргә юл алды.24000
-
27 июнь 2022 - 13:35Соңгы тамчы өмет Тормыш – мизгел, күз ачып йомганчы узып китә, аның кадерен белеп калырга, кешечә яшәргә, тәмен татырга кирәк, диләр. Тик менә Мәхмүт өчен бер мизгел генә булмады ул. Тәмен татырга да насыйп итмәде. Ялыктырды, туйдырды. Үз теләге белән дөньядан китәсе килгән көннәре дә бар иде. Күңелнең ерак почмагында яшәүче кечкенә генә бер өмете туктатып торды...23800
-
28 июнь 2022 - 02:55Юрист кемнәрнең хезмәт хакы индексацияләнергә тиеш икәнен аңлатты Хезмәт хакын даими рәвештә бюджет оешмаларында гына түгел, коммерцияле оешмаларда да индексацияләргә тиешләр, дип сөйләде «Российская газета»га юридик фәннәр докторы Иван Соловьев.22700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика