Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас Ял паркында - әдәби эскәмия

“Татарстанда – җәй” проекты кысаларында районның Үзәк ял паркында балалар китапханәсе хезмәткәрләре китап укучылар белән очрашты.

(24 июнь, “Апастово-информ”).


  “Җәй, китап һәм мин” программасы буенча паркта җәйге укулар оештырыла.

“Әлеге чаралар җәй дәвамында бара. Атна саен эскәмиядә китап укулар оештырабыз. Балалар бакчасы нәниләре дә, укучылар да килә. Матур журналлар һәм мәктәп программасына кергән китаплар тәкъдим итәбез. Балалар китапханәсенә килә торган кече мәктәп яшендәге балалар өчен журналларны яратып кулга алалар”, - ди балалар китапханәсе җитәкчесе Гөлинә Мулләхмәтова.

Әлеге чара балаларны китап укуга җәлеп итү максатыннан оештырыла. Аны балалар китапханәсе уздыра. Китап аланлыгында һәркем кунак була ала. 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев