Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас урта мәктәбендә “Йөрәктән-йөрәккә” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды

Биредә Апас урта мәктәбендә укып чыккан һәм махсус хәрби операциядә катнашкан, хәзерге вакытта катнашучы ир-егетләрнең әниләре кунак булды.

(13 март, “Апастово-информ”).


  Бүгенге көндә Апас урта мәктәбен тәмамлаган 40 чыгарылыш укучысы махсус хәрби операция зонасында. Аларның һәрберсе турында мәктәп тарихы музеенда мәгълүмат туплана. Бәйрәмдә Әниләр зур кызыксыну белән музей җитәкчесе Гөлнара Фәхретдинованың мәгълүматын тыңладылар, үзләреннән өстәмә мәгьлүматлар да калдырдылар. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Апас шәһәр тибындагы бистәнең башкарма комитет җитәкчесе Луиза Сафина бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Очрашуга килгән кунаклар мәктәп укучыларының, укытучыларының чыгышларын яратып кабул иттеләр. Кичәбезнең икенче өлеше тәмле чәй табыны артында узды.
  “Чын күңелдән батыр егетләребезнең иминлектә әйләнеп кайтуларын телибез”, дип бәйрәм кичәсе хакында Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зиятдинова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев