Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста чыгарылыш кичәсе узды

Чыгарылыш класс укучылары туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашты.

(27 июнь, “Апастово-информ”).

  Районның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен үзәк ял паркында матур бәйрәм – чыгарылыш кичәсе узды. Быел 11 классны 61 укучы тәмамлады һәм кулына өлгергәнлек аттестаты алды. 9 классны 161 укучы тәмамлады. 12 укучы укудагы уңышлары өчен алтын медальгә һәм 3 укучы көмеш медальгә ия булды. 19 укучы бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырды.
Бәйрәм чарасы Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте. Укучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин тәбрик итеп, киләчәктә дә уңышлар теләде.
“Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Бүген сезнең өчен яңа тормыш юлы башлана. Мәктәптә алган белемегез һәм тәрбиягез сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәк. Киләчәктә югары уңышлар, һөнәри осталык һәм максатларыгызга ирешүегезне телим. Кулларыгызга диплом алгач, белгеч буларак районыбызга кайтырсыз дип ышанам. Сез - безнең киләчәгебез. Районыбызның яңа тарихын язачак кешеләр”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин. Район башлыгы укытучыларга, әти-әниләргә дә олы рәхмәтен белдерде, районда яшь белгечләргә хезмәт урыннары, социаль ярдәм чаралары булдырылу, яшь гаиләләр өчен төрле программалар гамәлдә булуы хакында да әйтте.
Тантаналы чарада “Ак Барс” банк идарәсенең беренче урынбасары Таһир Кәримов катнашып, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның ихлас котлау сүзләрен ирештерде.
Район мәгариф бүлеге Гөлүсә Галләмиева ихлас теләкләрен юллады.
Гел “5“ле билгеләренә генә укып, кызыл аттестатка һәм Рәсәй Федерациясенең медальләренә лаек булган 11нче сыйныф укучылары аеруча истәлекле мизгелләр кичерде. Алар район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Ак Барс” банк идарәсенең беренче урынбасары Таһир Кәримов кулыннан аттестатлар алды.
Аларның шатлыгын әти-әниләре, якыннары, дуслары да бүлеште.
Мәйданда җыр-моңнар яңгырады, биюләр тынып тормады. Соңыннан чыгарылыш класс укучылары саубуллашу вальсы биеделәр. Чыгарылыш кичәсе “Татарстанда җәй” проекты кысаларында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев