Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста “Герой Әтисе” республика күчмә фотокүргәзмәсе ачылды

Фотокүргәзмә район мәдәният йорты фойесында 14 июльгә кадәр эшли.

(1 июль, “Апастово-информ”).


  Күргәзмәне «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» фонды, Татарстан әтиләре берлеге һәм хәрби хезмәткәрләрнең офицер хатыннары һәм гаиләләре берлеге оештыра.

Фотокүргәзмәдә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган улларының фотоларын, дәүләт бүләкләрен кулына тоткан әтиләрнең портретлары урын алган.  Портретлар арасында дүрт Россия Герое: Раил Габдрахманов, Иван Додосов, Михаил Марцев һәм Айнур Сафиуллинның әтиләренең фотосурәтләре дә бар. Күргәзмәгә шулай ук батырлык орденының 32 кавалерының әтиләренең фотосурәтләре дә тәкъдим ителгән. Татарстанның 30 районыннан тупланган 45 портрет арасында Апас районыннан махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган дүрт хәрбинең әтисе – Апастан Ренат Сәлахов, Зур Күккүздән Тәлгать Хафизов, Фәнис Зәйнетдинов һәм Табар-Черкене авылыннан Сергей Баранов-Орел портретлары да урнаштырылган. 
“Герой Әтисе” фотокүргәзмәсе тантаналы төстә ачылды. Чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, районның хәрби комиссары Наил Җантемиров, хәрбиләрнең әтиләре һәм әниләре дә катнашты.
“Герой әтисе” фотокүргәзмәсе – истәлек, горурлык һәм олы хөрмәт билгесе булып тора. Биредә Илен яратучы, тугры, батыр ир-егет үстергән, көчле рухлы итеп тәрбияләгән әтиләрнең йөзләре сүрәтләнә. Илебез иминлеге хакына яу кырында башларын салган батыр райондашларыбызны дөньяга тудырган, чын Ил улы итеп тәрбияләгән әтиләрнең фотосурәтләрен күрү аеруча күңелне кузгата.  Ленар Сәлаховның, Илфар Хафизовның, Альфред Зәйнетдиновның һәм Сергей Баранов-Орелның батырлыгы һәрвакыт яши һәм үрнәк булып тора.  Күргәзмәдә урын алган һәр портрет гаилә, батырлык һәм илгә тугрылык тарихы. Әлеге күргәзмә ватанпәрвәрлек хисләре уята. Аның белән һәркем, аеруча яшь буын танышырга тиеш. Герой булып тумыйлар, Герой булалар. Ә һәр Герой артында үзенең гадел сүзе һәм үрнәк эше белән көчле рух һәм характер тәрбияләгән аның әтисе тора. Әлеге күргәзмә буыннарны тоташтыручы күпер булсын.  Геройларга мәңгелек дан һәм Ватан хакына башларын салганнарга мәңгелек хәтер, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев